Рөстәм Миңнеханов Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы өчен 28 берәмлек урман патруле машинасы алуга сертификат тапшырды

02.05.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы учреждениеләренә урман патруле машиналарын тапшыру тантанасында катнашты.

Чара Казанда С. Сәйдәш исемендәге ДБКЗ каршындагы мәйданда узды.

Барлыгы 28 берәмлек LADA Niva legend урман патруле автомашинасы (сертификат) тапшырылды.

Урман - безнең байлыгыбыз, һәм аны сакларга кирәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, урман тармагы вәкилләренә мөрәҗәгать итеп. Ул ассызыклаганча, бүген республикада гамәлгә ашырыла торган программалар урман хуҗалыгына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

ТР Рәисе бүген тапшырылган автомобильләр федераль программа кысаларында сатып алынганлыгын искәртте. Ул Россия Табигать һәм экология министрлыгына рәхмәт белдерде һәм урманчылар алган заманча транспорт чараларының нәтиҗәле эшләве өчен мөһим булуын билгеләп үтте. Бу безгә урманнарыбызны саклап калырга һәм аларны арттырырга мөмкинлек бирәчәк, диде Рөстәм Миңнеханов.

Республикада урманнарны саклауга бәйле барлык мәсьәләләр дә тиешле дәрәҗәдә үтәлә дип ышанам, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе шулай ук урман тармагы хезмәткәрләренә үз эшләре өчен рәхмәт белдерде. "Без урман хуҗалыгы эшчеләре белән горурланабыз", - диде ул. - Сезгә республикабыз файдасына киләчәктә дә уңышлар телим».


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.