Россия Президенты Владимир Путин 2024 елда Казанда «Киләчәк уеннары» турниры башланырга 300 көн кала кирегә таба санау стеласын ачу тантанасында катнашучыларга мөрәҗәгать итте

29.04.2023

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2024 елда Казанда «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры башланырга 300 көн кала кирегә таба санау стеласын ачу тантанасында катнашучыларга мөрәҗәгать итте.

Исегезгә төшерәбез, «Киләчәк уеннары» турниры беренче тапкыр Казанда 2024 елда узачак. Бүген Казан үзәгендә, Б. Рәмиев мсемендәге ИТ-парк каршындагы мәйданчыкта (Спартаковская урамы) бу исәпләүгә старт бирелде. 2024 елда «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры башланырга 300 көн калды.

Дәүләт башлыгының видео мөрәҗәгате кирегә таба санауны ачу тантанасы вакытында трансляцияләнде.

"Бүген тарихта беренче «Киләчәк уеннары» халыкара ярышлары башланганчыга кадәр санау башлана. Андыйны беркем дә, беркайда да үткәрмәгән!" - диде Владимир Путин. "Киләчәк уеннары" бер мәйданчыкта киберспорт һәм классик спортны, видеоуеннар, виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык турнирларын һәм футбол, баскетбол, хоккей һәм катнаш көрәш буенча традицион матчларны берләштерәчәк. Шулай итеп, дәүләт башлыгы сүзләренчә, алар хәзерге кешенең гармонияле һәм үсеш алган граждан булуын тагын бер кат раслый.

«Киләчәк уеннары» бу хакыйкатьне аның бөтен тулылыгында ачарга мөмкинлек бирәчәк, дип ышанам. Һәм без мондый ярышларның нәкъ менә Россиядә тууы, актив рәвештә популярлык яулаучы, мавыктыргыч функциональ-цифрлы спортның илебездә яңа мөмкинлекләр, масштаб һәм перспектива алуы белән горурланабыз.

«Киләчәк уеннары»н оештыручылар моның өчен барлык шартларны да тәэмин итәчәк, өстәвенә иң югары дәрәҗәдәге шартларны да, чөнки сезне Россиянең иң үзенчәлекле төбәкләренең берсе - Татарстан башкаласы көтә. Зур, дәрәҗәле халыкара форумнар үткәрү тәҗрибәсе булган матур, борынгы, кунакчыл Казан көтә". 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.