2023 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы икътисадының социаль-икътисадый тотрыклылыгын һәм үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Эштә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, быелның беренче кварталы йомгаклары буенча республиканың тулаем төбәк продукты 945 млрд сум яки 2022 елның тиешле чорына карата 101,9% дәрәҗәсендә бәяләнә. Бу чорда төзелеш эшләре күләме 81,9 млрд яки 120%, авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 52,8 млрд яки 103,6%, сәнәгать җитештерүе 972,1 млрд яки 100,3%, төп капиталга инвестицияләр 154 млрд яки 109% тәшкил итә.
Татарстанда якынча 170 мең кече һәм урта эшкуарлык субъекты эшчәнлек алып бара. Бу күрсәткеч буенча ел башыннан үсеш 2,7% яки 4,5 мең эшкуар тәшкил итә. МСПда 784 меңнән артык кеше эшли, үсеш 2,2%.
Министр билгеләп үткәнчә, социаль-икътисадый тотрыклылык һәм икътисадны үстерү өчен мөһим шарт булып барлык тармакларның эре һәм кече предприятиеләренең өзлексез эшен тәэмин итү тора. "Һәр предприятиедәге вәзгыятьне җентекләп анализларга кирәк, булган куркынычларга вакытында җавап биреп, икътисад тармакларының нәтиҗәлелеген арттыру резервларын һәм дәүләт ярдәм чараларын максималь файдаланып", - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Предприятиеләрдә барлыкка килгән барлык куркынычлар һәм проблемалы мәсьәләләр баланс комиссияләрендә карала. Быелның I кварталында тармак министрлыклары һәм муниципаль берәмлекләр тарафыннан 440 баланс комиссиясе утырышы үткәрелгән, аларда 5 мең 375 оешма каралдган.
Федераль ярдәм чаралары буенча барлык кирәкле мәгълүмат республика Икътисад министрлыгы сайтында урнаштырылган. Аларга өстәп, 2023 елга федераль дәрәҗәдә еллык 5,25% кредит белән 1 млрд сумнан 100 млрд сумга кадәр инвестиция проектларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Сәнгать үсеше» программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Шулай ук 18 апрельдән «Сәнгать ипотекасы»программасына үзгәрешләр кертелде. Хәзер кредит буенча акчаларны сәнәгать җитештерүен гамәлгә ашыру өчен күчемсез милек объектларын төзүгә, модернизацияләүгә һәм реконструкцияләүгә 7 елга кадәр срокка еллык 5% ставка буенча 500 млн сумга кадәр кредит суммасы алу мөмкинлеге бар.
Хәзерге вакытта республиканың система булдыручы оешмалары тарафыннан федераль ярдәм чараларына 18 млрд сумнан артык 38 гариза бирелгән, 6,2 млрд сумга 14 гариза финансланган. Кече бизнеска федераль ярдәм чаралары буенча республикада 20,3 млрд сумлык 698 гариза хупланган.
Республикада предприятиеләрне сату базарларын киңәйтү өчен шулай ук республика маркетинг үзәге эшли. Агымдагы елның дүрт аенда РМЦда 2,2 меңләп МСП субъекты 43,5 млрд сумнан артык керем алган, бу еллык планның 21% үтәлешен тәшкил итә.
Сату базарларын киңәйтү һәм кооперацияара элемтәләрне үстерү буенча эш кысаларында эре предприятиеләрнең сәнәгать парклары резидентлары белән тармак очрашулары оештырылган. Хәзерге вакытта республиканың сәнәгать паркларында 1 мең 562 резидент эшли, хезмәткәрләрнең гомуми саны 55,7 мең кеше. 2023 елның 1 кварталында тулаем тулыландыру 2,5%ка арткан һәм 55,6% тәшкил итә. Бурыч ел ахырына кадәр тулыландыруны 70%тан да ким булмаган дәрәҗәдә тәэмин итү.