Рөстәм Миңнеханов «Киләчәк уеннары» турниры башланырга 300 көн кала кирегә санау стеласын ачу тантанасында катнашты

29.04.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «2024 елда Казанда «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры башланырга 300 көн кала, кирегә таба санау стеласын ачу тантанасында катнашты.

Чара Мәскәү-Казан телекүпере режимында оештырылды.

Видеоконференция режимында чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко да катнашты.

Казанда Б.Рәмиев исемендәге ИТ-парк каршындагы территория аның мәйданчыгы булды (Спартаковская урамы). Тантанада Россиянең Цифрлы үсеш министры Мәкъсүт Шадаев, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә: «Без Татарстанга күрсәткән ышанычы  өчен илебез җитәкчелегенә чын күңелдән рәхмәтлебез. Бездә моның өчен җитәрлек тәҗрибә һәм теләк бар дип ышандыра алам. Без «Киләчәк уеннары»н истә калырлык итеп аеклыүткәрәчәкбез. Без моның өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез. Казан Уеннарга әзер! Бик зур рәхмәт!»

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко шулай ук видеоконференцэлемтә режимында «Казан – Россиянең чын кибер башкаласы» дип атады.

"Тиздән, 300 көннән соң, Казанда «Киләчәк уеннары» узачак, бу тарихи мизгел булачак, - диде Дмитрий Чернышенко. - Бу - кешелек тарихында мондый ярышларның беренчесе. XIX гасыр ахырында Пьер де Кубертен Олимпия хәрәкәтен оештырган кебек, хәзер беренче тапкыр классик спортны да, цифрлы форматны да берләштерүче уеннар узачак.

Россия Хөкүмәте вице-премьеры ассызыклаганча: хәзер үк спортчылар ягыннан да, бөтен дөнья тамашачылары ягыннан да «Киләчәк уеннары»на зур кызыксыну күзәтелә, инде 50дән артык ил ярышларда катнашырга теләк белдергән.

Аннары тантанада катнашучылар Казанда һәм Мәскәүдә синхрон рәвештә исәпләүне башлап җибәрү төймәсенә бастылар.

Исегезгә төшерәбез, бүген тантанада катнашучыларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать итте. Ул, аерым алганда, Казанны Россиянең иң үзенчәлекле төбәкләренең берсенең башкаласы дип атады, аның зур, дәрәҗәле халыкара форумнар үткәрү тәҗрибәсе булган борынгы һәм кунакчыл шәһәр булуын билгеләп үтте.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.