ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: Татарстанда 1 млн 112 мең га чәчелгән, ягъни планга карата 60%

29.04.2023

Алда торган язгы чәчү күләменнән (1,8 млн га) 1 млн 112 мең га яки планга карата 60% чәчелгән. Шуларның 70%ы – бөртеклеләр, 81%ы – шикәр чөгендере, 55%ы – рапс, 51%ы – көнбагыш. Узган декаданың һава торышы кыр эшләренең җитештерүчәнлегенә тәүлегенә 94 мең гектарга кадәр чәчәргә мөмкинлек бирде. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. АндаТатарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Идел буе зонасы муниципаль районнары арасында Тәтеш (86% чәчелгән), Буа (74%) һәм Югары Ослан (51%) районнарында эш темплары яхшы. Көнбатыш Кама аръягы зонасында Аксубай һәм Нурлат районнары хуҗалыклары җитештерүчән эшли – 71 процент, Чистай һәм Әлки районнарында 50 процент. Көнчыгыш Кама аръягында традицион рәвештә Зәй районы 85%, ә көньяк-көнчыгыш Кама аръягында Мөслим районы (73%) алда бара. Кама алды җирләрендә, географик урнашулары аркасында, аграрийлар традицион рәвештә язгы культуралар чәчүгә соңрак керешәләр. Биредә Алабуга районы алда бара - 74%.

Язгы культураларны чәчү белән параллель рәвештә саклану чараларын да оештырырга кирәк. Россельхозцентр белгечләре үткәргән атналык мониторинг тикшерелгән чәчүлекләрнең 50%ында көзге чүп үләннәренең үсешен билгели. Аларның артык азып китүен кисәтү өчен гербицид эшкәртүләр үткәрергә кирәк. Бүген сиптергечләрнең әзерлеген бәяләү үткәрелә. Барлыгы 1240 берәмлек техника бар, шуларның 44е быел сатып алынган. Министр су һәм эшләүче эремәләр әзерләү хисабына препаратларның нәтиҗәлелеген 30%ка кадәр арттыра торган стационар эремә комплексларын куллану кирәклеге турында билгеләп үтте.

Хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чараларын җиткерү буенча эш дәвам итә. Хәзерге вакытта аграрийлар 5 млрд сум алган, шул исәптән игенчелеккә һәм җир мелиорациясенә – 2 млрд 54,9 млн, терлекчелеккә – 2 млрд 35,4 млн, кече хуҗалык формаларына һәм шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга – 333,2 млн, агросәнәгать комплексын техник һәм технологик яңартуга – 396 млн. – 139,6 млн. май аенда тагын 1,3 млрд. сум субсидия түләү планлаштырыла.

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы авыл хуҗалыгы ярминкәләрен үткәрү нәтиҗәләре турында аерым сөйләде. Яз көне Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Зеленодольск районында барлыгы алты ярминкә көне үткәрелгән 378,8 млн сумлык продукция сатылган. Ярминкә мәйданчыкларына 1124 тонна яшелчә, 360 тонна ит, 106,2 тонна сөт, 926 мең тавык йомыркасы, 235 тонна шикәр, 150 тонна он китерелгән. Халык республика җитештерүчеләреннән товарларны арзанрак бәядән сатып ала алган.

Рөстәм Миңнеханов ярминкәләрне оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм мондый чараларны үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте. "Ярминкәләрдә сыйфатлы продукция сатып алырга мөмкин. Сыйфат - кешеләрнең сәламәтлеге ул. Ярминкәләр үзләрен бик уңай яктан күрсәттеләр. Бу теманы дәвам итүегезне сорыйм. Без үз чиратыбызда ярдәм итәчәкбез", - диде ул.

Чәчү эшләренә һәм үсемлекләрне саклауга килгәндә исә, республика Рәисе барлык агротехник чараларны төгәл график буенча башкарырга чакырды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.