Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗанның Икътисад министры Микаил Җәббаров белән очрашты

28.04.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан Республикасы Икътисад министры Микаил Җәббаров белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Исегезгә төшерәбез, Әзәрбәйҗанның Икътисад министры Микаил Җәббаров Татарстанга эш сәфәренә килде (2023 елның 27-28 апреле).
Эш визитының төп максаты - Әзәрбәйҗан Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни - техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара уртак комиссия утырышында катнашу, шулай ук «Әзәрбәйҗан-Татарстан» эшлекле форумын ачуда катнашу.
Рөстәм Миңнеханов, кунакны сәламләп, аның визиты Россия Федерациясе һәм Әзәрбәйҗан Республикасы мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итәчәк, дип ассызыклады.
Татарстан Рәисе шулай ук узган елның ноябрендә Бакуда булганын искәртте. Татарстан делегациясе өчен бай программа оештырылган иде, шул исәптән Әзәрбәйҗан Президенты Илһам Гейдар улы Алиев, Премьер-министр Али Идәят улы Әсәдов белән очрашулар. Шулай ук Татарстан-Әзәрбәйҗан эшлекле форумы, татар җәмәгатьчелеге белән очрашканнар.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Әзәрбәйҗан һәм Татарстанның, Россия төбәге буларак, сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне киңәйтү өчен зур потенциалы бар.
Мәсәлән, Татарстан һәм Әзәрбәйҗанның Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүе имзаланган (2006 ел), Хөкүмәтара уртак комиссия эшли (рәистәшләре – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм Әзәрбәйҗан Икътисад министры Микаил Җәббаров).
Халыкара хезмәттәшлек турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов Казанда Казахстан, Үзбәкстан, Төркмәнстанның генераль консуллыклары ачылуын искәртте. "Казанда Әзәрбәйҗан Республикасы Генераль консуллыгын ачу турындагы тәкъдимебезне карап чыксагыз, шат булырбыз", - диде ул.
Бүгенге көндә Казан белән туры авиарейслар оештырылган (атнага өч тапкыр).
Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан-Әзәрбәйҗан товар әйләнеше 125 млн АКШ долларыннан артып киткән, узган чорга үсеш бар. Алдынгы сәнәгать предприятиеләре һәм компанияләре линиясе буенча эш актив бара.
Татарстан Әзәрбәйҗанга авыл хуҗалыгы, фармацевтика, кәгазь продукциясе, агач һәм аннан ясалган әйберләр экспортлый. Үз чиратында, Әзәрбәйҗаннан нефть продуктлары, минераллар, җиләк-җимеш продукциясе кертелә.
Идел-Каспий бассейнының транспорт һәм логистик мөмкинлекләрен активрак куллану мөһим, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул ассызыклаганча, хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр күп, беренче чиратта, икътисад өлкәсендә.
Энергетика һәм сәнәгать, автомобиль төзелеше, вертолетлар төзелеше һәм суднолар төзү, нефть химиясе, газ-мотор ягулыгы, медицина, авыл хуҗалыгы, мәгълүматлаштыру, махсус икътисадый зоналарны үстерү, логистика өлкәләрендә үзара хезмәттәшлекне көчәйтү күздә тотыла.
Безнең республика инвестицияләр, инновацияләр өчен ачык, чит ил компанияләренең ил базарына керү ноктасы булып тора, диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук Россия Президенты Владимир Владимирович Путин кушуы буенча «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш өркемен җитәкләвен искәртте.
«Сезнең ил вәкилләрен "Россия – Ислам дөньясы " стратегик караш төркеме эшендә катнашырга чакырабыз", - диде Рөстәм Миңнеханов, Микаил Җәббаровка мөрәҗәгать итеп.
Ул шулай ук Әзәрбәйҗан коллегаларын агымдагы елның 18-19 маенда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумында катнашырга чакырды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.