Алексей Песошин РФ вице-премьеры Марат Хөснуллинның М-12 «Восток» юлын төзү мәсьәләләре буенча киңәшмәсендә катнашты

28.04.2023

Бүген «Казан Экспо»да Төмәнгә кадәр М-12 «Восток» автомобиль юлын төзү мәсьәләләре буенча җитештерү киңәшмәсе узды. Киңәшмәне РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин үткәрде. Эштә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Марат Хөснуллин искәрткәнчә, 2020 елның җәендә Алабугада РФ Хөкүмәте тарафыннан Россиянең иң масштаблы юл проектын - Россиянең халыкара транспорт коридорының бер өлеше булган 810 км озынлыктагы М-12 «Восток» юлын төзү турында карар кабул ителде. 2022 елда "Автодор" ГК М-12 Восток юлының гомуми озынлыгы 107 км булган участокларын билгеләнгән вакытыннан 2 елга иртәрәк вакытыннан алда файдалануга тапшырды.

"Быел ук 703 км озынлыктагы М-12 «Восток»ның калган участоклары буенча автотранспорт хәрәкәтен вакытыннан алда эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Шулай итеп, ел ахырында ук Мәскәүдән Казанга кадәр бөтен юл буенча хәрәкәт ачылыр дип өметләнәбез», - диде РФ вице-премьеры.

Аннары видеоэлемтә режимында Владимир һәм Түбән Новгород өлкәләре ярларын Ока елгасы аша тоташтыручы бердәнбер М-12 вантлы күперне тоташтыру тантанасы узды. Аны М-12 трассасының 4 нче этабы төзелеше кысаларында төзиләр. Күпер буенча хәрәкәтне 2023 елның сентябрендә ачу планлаштырыла. Корылманың гомуми озынлыгы 1300 метрдан артык, ә авырлыгы якынча 7 мең тонна тәшкил итә. Ике тимер-бетон пилон 254 метрлы су агымы белән берләштерелгән. Ока елгасы аша күпердә 34 ванттан торган система Россиядә эшләнгән һәм сертификатланган һәм 50%тан артыгы элек Европадан китерелеп торган ил комплектлаучыларыннан тора.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.