Бүген «Казан Экспо»да Росавтодорның «Россия Федерациясе субъектлары территориясендә юл эшчәнлеген гамәлгә ашыруга нәтиҗәле алымнар» фәнни-гамәли конференциясе кысаларында Төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе Президиумы (штабы) утырышы узды. Чарада РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков катнашты.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында республиканың юл инфраструктурасы, шул исәптән Терәк челтәре автомобиль юллары үсеше турында әйтте. Республика Рәисенең чыгышы текстын китерәбез:
Бүген Татарстанда юллар челтәре 40 мең километрдан артып китә, юллар хуҗалыгы объектларын үстерү һәм яңарту дәвам итә. Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәме белән республикада зур масштаблы федераль проектлар гамәлгә ашырыла. Бу-М-12 трассасын төзү, «Казан-Екатеринбург» автомагистрален төзү (Чаллы һәм Түбән Каманы урап узу), 2 М-7 һәм М – 5 транспорт коридорларын тоташтыру кысаларында дәүләт-шәхси партнерлык механизмын кулланып, «Алексеевское - Әлмәт» автоюлы төзелә. Әлеге проектларны гамәлгә ашыру республиканы Идел буе, Үзәк Россия һәм Урал төбәкләре белән тоташтыручы яңа логистик маршрутлар булдырырга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук санкцияләр чикләүләре кысаларында төбәкара кооперацияне үстерүгә өстәмә импульс булачакк. Бу масштаблы проектлар тәмамлангач, төбәк һәм җирле юллар челтәрен торгызу мөһим, алар бүген төзелеш өчен актив кулланыла.
Марат Шакирҗан улы Хөснуллин җитәкчелегендәге оператив штаб утырышлары барышында һәр төбәк мөһим төбәк проектларын яклау һәм финанслау мөмкинлеге ала. Мәсәлән, инфраструктур бюджет кредиты һәм федераль акчалар хисабына Казан агломерациясендә яңа транспорт артерияләре төзелә: Вознесенск тракты һәм Горький шоссесы дублеры төзелеше, Горький шоссесын реконструкцияләү. Бу - бик зур эш, без бу юнәлештә барабыз.
Мин җитәкләгән Төзелеш буенча Дәүләт Советы комиссиясе утырышлары кысаларында төбәкләр, торак тапшыру планнарына ирешү шартларының берсе буларак, юллар инфраструктурасын төзүне финанслау кирәклеген билгелиләр. Без ил Президенты В.В. Путинга алдан финанслау буенча вакытында ярдәм иткәне өчен рәхмәтле. Республика штабы карары буенча 99 км юлларны ремонтлауга һәм "Алексеевское – Әлмәт" автомобиль трассасын төзүгә акча бүлеп бирү планлаштырыла. Шулай ук Казан агломерациясенең эре объектларын финанслауны яңадан бүлү мәсьәләсендә дә ярдәмгә өметләнәбез.
Республиканың яңа магистральләре Россия Федерациясенең Терәк челтәре составына керәчәк, ул бүген икътисадый үсеш үзәкләрен һәм ил субъектларының башкалаларын тоташтыра, җөйсез логистик агымны тәэмин итә.
Татарстанда Терәк челтәре автомобиль юлларының озынлыгы 2,6 мең чакрымнан артып китә. Узган ел сәнәгать җитештерү күләме 4,6 трлн сумнан артып китте. Шуңа күрә безнең өчен юлларны, беренче чиратта Терәк челтәрен үстерү өстенлекле әһәмияткә ия. Татарстандагы Терәк челтәре безнең эре агломерацияләрне – Казан, Кама һәм Әлмәт, Идел һәм Кама белән бүленгән республика территорияләрен тоташтыра.
Терәк челтәре шулай ук Татарстан һәм күрше төбәкләр арасында транспорт коммуникацияләрен үстерүгә, Төньяк-Көньяк һәм Көнбатыш-Көнчыгыш юнәлешләре буенча транспортның кирәгеннән артык әйләнеп йөрешен киметүгә ярдәм итә. Максат 2024 ел ахырына Терәк челтәренә кергән юлларның 85%ын норматив хәлгә китерү.
Терәк челтәрен норматив хәлгә китерү буенча чараларны планлаштыру өчен - Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин йөкләмәсе нигезендә - Татарстанда 5 еллык юл эшләре программасы төзелде. Терәк челтәре юлларында 130 км артык полотноны ремонтлау һәм аларның йөк күтәрү сәләтен 11,5 тоннага кадәр арттыру планлаштырыла.
Биш еллык программа үз машина төзелешен йөкләү һәм ил техникасын куллануны стимуллаштыру өчен шартлар тудырырга тиеш. Россия юл-төзелеш техникасын сатып алу өчен авыл хуҗалыгында эшләүче программаларга охшаш ташламалы лизинг һәм кредитлау механизмын күздә тотарга тәкъдим итәбез.
Юл эшләрен башкаруның сыйфатын һәм вакытын тәэмин итү мөһим. Моның өчен без профильле юл институты реестрына кертелгән яңа материалларны һәм технологияләрне актив кертәбез. Узган ел әлеге реестр материаллары «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектының барлык объектларында кулланылды. Бу практиканы без киләчәктә дә дәвам итәчәкбез.
Юл оешмаларының заманча инновацион материаллар куллануы юлларның хезмәт итү вакытын озайтырга мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә, юлларны гарантияле файдалану сроклары буенча подрядчыларга карата таләпләрне кырысландыру һәм, димәк, ремонт аралыгын арттыру хисабына уңай бюджет нәтиҗәсе тәэмин ителергә тиеш. Шулай ук шуны да әйтергә телим: безнең республикада юл тармагында да, төзелеш тармагында да заказчының бердәм хезмәте эшли. Без бу эшне оештыру тәҗрибәсе белән башка төбәкләр белән дә уртаклашырга әзер.
Федераль Терәк челтәрен алга таба үстерү сыйфатында төбәкнең Терәк челтәрен формалаштырырга тәкъдим итәбез. Аның нигезендә район үзәкләрен бер-берсе белән һәм субъект башкаласы белән тоташтыручы трассалар, эре сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм туризм объектларына юллар, шулай ук күрше төбәкләр арасындагы магистральләр булырга тиеш.
Бүгенге көндә автомобиль юлларын проектлауда проект документациясенә янәшәдәге инфраструктураны - ягулык салу станцияләрен, сервис һәм ял итү өчен мәйданчыкларын кертү мөмкинлеге юк, анда кече бизнес эшли ала. Юллар һәм янәшәдәге инфраструктураны проектлау процессын синхронлаштыруны максатчан дип саныйбыз. Бу машина йөртүчеләр һәм пассажирлар өчен уңайлылык тәэмин итәргә һәм МСП үсеше өчен яңа мөмкинлекләр булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Татарстанда җирле әһәмияттәге юлларга зур игътибар бирелә. Инде 10 ел чамасы программа форматында урам-юл челтәрен ремонтлау, күчеш япмасы булган авыл урамнарын норматив хәлгә китерү, балалар лагерьларына, гаилә фермаларына, терлекчелек комплексларына һәм бакчачылык ширкәтләренә керү юлларын төзекләндерү гамәлгә ашырыла. Мондый алым ел саен авыл территорияләрендә ким дигәндә 700 км юллар төзергә һәм ремонтларга, авыл халкының тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә, ә бу исә - 930 мең кеше. Федераль юл программаларын формалаштырганда авыл халкының мәнфәгатьләрен исәпкә алу бик мөһим. Бу безнең илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү өчен кирәкле шарт.
Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, илдә төбәк юлларының 50%ы норматив хәлгә китерелгән - бу 500 мең км тирәсе. Шул ук вакытта 18 төбәк бу күрсәткечкә ирешмәгән әле. "Шул ук вакытта Татарстан Республикасы бу күрсәткечне 80%ка җиткерде. Ләкин бу мәсьәләләр белән шөгыльләнмәгән кешеләр бар. Шуңа күрә бу юнәлештә әле бик күп эшләргә кирәк. Тагын бер мөһим блок - муниципаль юллар. Бәлки алар трафик буенча шулкадәр мәшгуль түгелдер, ләкин алар һәр кешегә, һәр торак пунктына кагыла. Мондый юллар бездә 1 млн км артык. Бу шулай ук эшләргә кирәк булган төп тема», - диде РФ вице-премьеры.
Марат Хөснуллин «Төньяк - Көньяк» транспорт коридорын үстерү темасына аерым тукталды. Ул әлеге проектта Россиянең ислам дөньясы илләреннән партнерлары кызыксынуын билгеләп үтте. Аерым алганда, бу мәсьәләләр май аенда KazanForum кысаларында каралачак.
Утырыш ахырында Марат Хөснуллин 2022 елда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектын тормышка ашыруда зур уңышларга ирешкән төбәкләрне билгеләп үтте. Татарстан Республикасы - алдынгыларның берсе.