Рөстәм Миңнеханов: Санкцияләр шартларында без җитештерүчеләребезнең уңышлы эшләве өчен барлык шартларны да тудырырга тиешбез

27.04.2023

Хәзерге чикләүләр шартларында без җитештерүчеләрнең уңышлы эшләве өчен барлык шартларны тудырырга тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елның 1 кварталында берләштерелгән бюджет үтәлеше йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары буенча Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә белдерде. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. АндаТатарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 1 квартал эчендә республиканың берләштерелгән бюджетына керемнәр күләме 115,7 млрд сум тәшкил иткән, шуның 98,5 млрд сумы - үз керемнәре. "Керемнәр буенча хәл бик киеренке, шуңа күрә тынычланырга ярамый. Табышка салым буенча керемнәр кими. Монда нефть бәяләренең һәм доллар курсының беренче кварталдагы төшүе зур йогынты ясады. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, нефть тармагына салым салу һәм салым түләүчеләрнең берләштерелгән төркемнәрен бетерү өлешендә федераль законнарның үзгәрүе», - диде республика Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзерге шартларда Татарстан җитештерүчеләренә ярдәм итү мөһим. Ул тармак министрлыкларына бюджетка түләүләр буенча проблемалары булган предприятиеләр белән даими рәвештә баланс комиссияләре үткәрергә, бизнес проблемаларын карарга һәм ярдәм чараларын максималь файдаланырга кушты.

38 муниципалитетта НДФЛ буенча керемнәр 3,8 млрд сумга кимегән. Рөстәм Миңнеханов ашыгыч рәвештә анализ ясарга, түләүләрнең кимү сәбәпләрен ачыкларга һәм ел ахырына кадәр планлаштырылган күләмдә салымнарны туплау буенча чаралар күрергә кушты.

1 кварталда керемнәрнең кимүенә шулай ук салым түләүченең бердәм салым счетына бердәм салым түләве кертелүе дә йогынты ясаган. Хәзер түләүчеләр алдан керткән салымнар республика бюджетына шунда ук керми, ә түләү срогы җиткәнче салым түләүченең бердәм счетында исәпкә алына. Моннан тыш, дөрес тутырылмаган хисап биргәндә яки аны тапшырмаганда түләүләр дә бюджетка кертелми. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, гомумән алганда, әлеге механизм камилләштерүне таләп итә. "Бу безне җаваплылыктан азат итми. Түләүләрнең даими мониторингын алып барырга, хисап бирүнең дөреслеген һәм салымнар түләүнең тулылыгын тәэмин итәргә, беренче чиратта исәпкә алыначак булган бурычларны күзәтергә кирәк», - дип ассызыклады ТР Рәисе.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов салым органнарына салым түләүчеләргә һәрьяклап мәгълүмати ярдәм күрсәтүне, шул исәптән консультацияләр өчен «кайнар линияләр»не дә кертеп, аерым телеграм-канал булдырга, семинарлар, шул исәптән читтән торып уздыру форматында үткәрергә кушты. Түләүчеләр белән элемтәгә аерым игътибар бирергә кирәк.

"Агымдагы шартларда каты финанс-бюджет дисциплинасын, беренче чираттагы һәм социаль йөкләмәләрне тулысынча үтәү өчен чыгымнарны оптимальләштерүне тәэмин итәргә кирәк. Илкүләм проектлар кысаларында куелган бурычлар шактый зур чыгымнар таләп итә. Быел без аларга 29,5 млрд сум, шул исәптән республика бюджетыннан 12 млрд сумнан артык акча җибәрәчәкбез. Федераль үзәк белән килешүләрдә салынган барлык параметрларга ирешергә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, мөһим резерв  салым бурычы белән эшләү. Мәсәлән, бу бурыч 1 квартал нәтиҗәләре буенча ул 15,9 млрд сум тәшкил итә. Татарстан Рәисе министрлыклар һәм муниципалитетлар җитәкчеләрен бурычлылар белән эшләүне, шул исәптән баланс комиссияләре аша да, көчәйтергә чакырды.

Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр иткәнчә, гыйнвар-март айларында Татарстан территориясендә салым керемнәре 271 млрд сум тәшкил иткән - бу 2022 елның 1 кварталындагыдан 14%ка кимрәк. Республиканың берләштерелгән бюджетына 92,4 млрд сумга, ягъни 2,3%ка кимегән. Иминият кертемнәре, киресенчә, 6 проценттан артык үсеш алган. Федераль бюджетка кертелгән салымнар өлеше 1 кварталда 66% тәшкил итә. Шуңа күрә республиканың берләштерелгән бюджетына барлык түләүләрнең 34 проценты кергән. Республика Идел буе федераль округында салым керемнәре буенча алдынгылыкны ышанычлы саклавын дәвам итә.

Республика финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, 2023 елның 1 кварталында берләштерелгән бюджетка 115,7 млрд сум кергән, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр – 98,5 млрд сум. Гомумән алганда, керемнәрне туплау динамикасы уңай һәм салым булмаган керемнәренең артуына бәйле. Аларның артуы бер тапкыр керә торган керемнәргә бәйле. Шул ук вакытта узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда салым керемнәре һәм аерым салымнар буенча кимү тенденциясе бар. Алар арасында табышка салым, физик затларның керемнәренә салым, гомуми керемгә салым, җир салымы.

Өч ай эчендә табышка салым кереме 46,2 млрд сум тәшкил итә. 1 кварталда физик затларның керемнәренә салым республиканың берләштерелгән бюджетына 20 млрд сум күләмендә кергән. Республиканың берләштерелгән бюджетына гомуми керемгә салымнар 2,2 млрд сум тәшкил итә, шул исәптән республика бюджетына - 1,6 млрд сум һәм җирле бюджетларга - 600 млн сум. Агымдагы елның 1 кварталында җир салымы керемнәре суммасы 1,3 млрд сум тәшкил итә.

Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты чыгымнары 78,9 млрд сум тәшкил итә. Республика бюджеты чыгымнары 63,9 млрд сум, җирле бюджетлар чыгымнары 30,2 млрд сум тәшкил итә.

Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов билгеләп үткәнчә, 2023 елның 1 кварталында барлык дәрәҗәдәге бюджетлар арасында керемнәрне бүлү вәкаләтләрен үтәгәндә Татарстанның берләштерелгән бюджетына һәм Мәҗбүри медицина иминияте территория фондына 148,4 млрд сум яки узган елга карата 111% күчерелгән. Бюджетара трансфертларны исәпкә алмаганда, керемнәр күләме 98,6 млрд сум тәшкил итә.

Чыгым операцияләренә килгәндә, 2023 елның 1 кварталында Идарә тарафыннан бюджет акчаларын, шулай ук бюджет процессында катнашмаган кешеләрнең акчаларын исәпкә алу буенча казна счетларыннан үткәрелгән түләүләр күләме 802 млрд сум тәшкил иткән. Клиентларның шәхси счетларыннан 155 млрд сумлык касса түләүләре яки җиткерелгән бюджет мәгълүматларының һәм керемнәрнең 28 проценты үткәрелгән.

Рөстәм Миңнеханов бюджетның керем өлеше буенча киеренке вәзгыятьне билгеләп үтте. Предприятиеләрнең 26%тан артыгы югалтулар кичерә. "Хәзерге хәлне анализларга, мониторинг үткәрергә, аларга ярдәм итү өчен чаралар күрергә кирәк. Бу бик мөһим - хезмәт коллективларын саклап калу турында сүз бара», - диде ТР Рәисе.

Ул шулай ук физик затларның керемнәренә салым буенча даими анализ үткәрергә чакырды. «Ул тотрыклы булырга тиеш. Чөнки бездә эшсезлек дәрәҗәсе кими, хезмәт хакы фонды арта. Шулай ук рәсми булмаган хезмәт базарын киметү һәм хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерү буенча эшне көчәйтергә кирәк. Монда резерв шактый зур", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика  Рәисе муниципалитетларга җир салымына игътибар итәргә кушты: 24 районда керемнәр кимегән. "Ситуацияне анализларга һәм кирәкле чаралар күрергә кирәк. Моннан тыш, гадиләштерелгән салым системасы буенча түләүләрне җентекләп анализларга кирәк. 39 муниципалитетта әлеге керем чыганагы буенча керемнәр кимегән», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучыларга.

1 квартал өчен берләштерелгән бюджет чыгымнары еллык планның 17,7 процентын тәшкил итә. "Керем өлешен формалаштыру буенча тискәре көтелешләрне исәпкә алып, акчаларны куллануның нәтиҗәлелеген арттыру буенча эшне көчәйтергә, шулай ук беренче чираттагы чыгымнарны үтәүне тәэмин итәргә кирәк. Республиканың барлык федераль проектларда катнашуы буенча федераль органнар белән эшне дәвам итәргә кирәк. Шулай ук бюджеттан тыш эшчәнлекнең керемнәрен тулыландыру өлешендә активрак эшләү мөһим», - дип өстәде ТР Рәисе.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.