Рөстәм Миңнеханов: "Татнефть" табигый битум ятмаларын мөстәкыйль рәвештә эшкәртергә сәләтле”

26.09.2008

Бүген Казанда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советы утырышы булып узды. Андагы көн тәртибенең үзәк мәсьәләсе “Татнефть” ААҖ нең 2020 елга кадәр табигый битум ресурсларын үзләштерү программасын гамәлгә ашыруы булды.
Компаниянең баш геологы
Рәис Хисамов хәбәр иткәнчә, Татарстанда авыр югары үзлекле нефть запаслары 1,41 млрд. тонна белән бәяләнә. 2006-2020 елларга Татарстан Республикасы Ягулык-энергетика комплексы үсеше программасы нигезендә югары үзлекле нефть (ВВН) ятмаларын, 2006 елдагы 3 мең тонна табыш алудан 2020 елда 1500 мең тоннага кадәр җиткереп, сәнәгый үзләштерүгә кертү карала. 2008 елга әлеге күрсәткечне 17 мең тоннага җиткерү планлаштырылган иде. Чынлыкта исә узган елның 8 аена 10,904 мең тонна югары үзлекле нефть чыгарылды. “Татнефть” бу төрдәге чимал табу күләмен 2020 елга елына 3,5 млн. тоннага кадәр җиткерүне планлаштыра.
“Татнефть” ААҖ ндә параллель горизонталь эксплуатацион скважиналарның җир бораулау технологиясе үзләштерелде һәм авыр нефть өчен тәүлеккә 25 мең тоннага кадәр нефть дебитын тәэмин итә ала торган шәхси парлы гравитация режимы технологиясе эшкәртелде. Әлеге эшчәнлекнең катлаулы һәм түбән табышлы булуы белән бәйле рәвештә, югары үзлекле нефть ятмаларын үзләштерүне оештыруның барлык аспектлары буенча күп кенә проблемаларны чишәргә туры киләчәк. Татарстанда киләчәктә югары үзлекле нефть ятмаларын сәнәгый үзләштерүне тәэмин итә алырлык яңа эре нефть чыгару һәм нефть эшкәртү комплексы төзү күз алдында тотыла.
Рөстәм Миңнеханов, "Татнефть"нең әлеге өлкәдә зур тәҗрибә туплавын билгеләп үтеп, компаниянең чит ил партнерларыннан башка да бу проектны гамәлгә ашырырга сәләтле булуын белдерде. Шактый гына инвестицияләр таләп ителә һәм бу "Татнефть" өчен уртача вакытлы киләчәкне күздә тоткан төп юнәлешләрнең берсе булырга тиеш. Моннан тыш, кече нефть компанияләрен дә әлеге эшкә актив рәвештә җәлеп итәргә кирәк. Премьер-министр шулай ук табигый битумнарны чыгарганда тагын бер технологияне, ягъни эчке катламда яну технологиясен куллануның зарури булуына игътибарны җәлеп итте.
"Татнефть"нең генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов кирәкле җиһазларны – горизонталь җир бораулау өчен станоклар, пар генераторларын төзүгә үз илебез җитештерүчеләрен җәлеп итәргә уйлавы турында хәбәр итте. Бу чыгымнарны киметергә һәм яңа эшче урыннар булдырырга ярдәм итәчәк, дип уйлый компания башлыгы.
Аннары утырышта Ю.А.Овчинников исемендәге Россия биологлар җәмгыятенең альтернатив продуктлар (биобутанол, биодизель) табу буенча эшкәртмәләре тәкъдим ителде. Бу турыда әлеге җәмгыять президенты Раиф Василов хәбәр итте. Ул бу юнәлешне “яңа эра” дип атады. Аның фикеренчә, Россиядә һәм Татарстанда мондый үсеш өчен барлык алшартлар җитәрлек. Рөстәм Миңнеханов производстволарның экология өчен зарарсыз булуы һәм конкурентлыгы белән кызыксынды. Аларның чисталыгы һәм табышлы булуына ышангач, Татарстан Республикасы Хөкүмәт башлыгы әлеге мәсьәләләрне эшлекле тәртиптә эшкәртергә һәм махсус программа төзергә тәкъдим итте.
Утырышта катнашучылар шулай ук "Татнефтехиминвест-холдинг” Директорлар советының “Кварт” ЯАҖ ндә тузган шиннарны утильләштерү һәм яңадан эшкәртү турындагы алдарак кабул ителгән карарның үтәлеше турындагы мәгълүматны да тыңладылар. Рөстәм Миңнеханов конкрет технология сайлап алырга һәм финанслау проекты схемасын эшләргә кушты.
"Татар-информ"