Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшырды.Чара Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды.
Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларны Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу белән котлады. Шагыйребезнең даһилеге - ул тудырган искиткеч образларда. Аның иҗатында рухи лирика, кискен социаль темалар, сатира һәм юмор чагыла. Габдулла Тукай үз әсәрләрендә халкыбызның көчен һәм затлылыгын данлый», - диде ТР Рәисе.
Ул Габдулла Тукай иҗатының татар әдәбиятында аерым урын алып торуын билгеләп үтте. Аның шигъри юлларында татар теле затлы яңгырый, милли үзенчәлекләр ачыла, башка халыкларга хөрмәт белдерелә.
Республика Рәисе ассызыклавынча, бүген татар халкының туган телен һәм бай тарихи-мәдәни мирасын саклау буенча зур бурычлар тора. Игътибар үзәгендә - үсеп килүче буынны тәрбияләү. "Монда мәдәният, сәнгать, фән һәм мәгариф эшлеклеләренә мөһим роль бирелә", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Аннары Татарстан Рәисе 2023 елда Габдулла Тукай исемендәге премия лауреатларын бүләкләде. Алар рәссам Наилә Кумысникова милли темага багышланган һәм күн мозаика техникасында башкарылган декоратив паннолар сериясе өчен; шагыйрь Шәүкәт Сибгатуллин (Шәүкәт Гаделша) шигырьләр җыентыгы өчен "Аучыҗыры", "Чоңгыл", "Иман капка ачканда", "Себерем - үз җирем" шиырьләр җыентыклары өчен; архитектор Фирдәвис Ханов архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә ватан һәм татар милли мәдәниятен үстерүгә керткән зур өлеше өчен.