Рөстәм Миңнеханов татар фәнни, педагогик һәм иҗади зыялылар вәкилләре белән очрашты

26.04.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар фәнни, педагогик һәм иҗади зыялылар вәкилләре белән очрашты. Очрашу Казан Кремленең "Манеж" күргәзмә залында узды.

Очрашу алдыннан республика Рәисе "Мирасханә" язма мирас үзәгендә булды һәм төрки-татар халкының кулъязма мирасын популярлаштыру проектлары белән танышты. Аерым алганда, Рөстәм Миңнехановка борынгы татар телендә гарәп хәрефләре белән бастырылган текстларны хәзерге заман татар кириллицасына күчерү өчен уникаль программа тәэминаты тәкъдим иттеләр. Программаның эшче исеме "Miras-Tat". Ул татар шрифтына революциягә кадәрге текстларны: китапларны, газеталарны, журналларны һ. б. күчерергә мөмкинлек бирә.

Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов барысын да Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, республикада татар телен, милли традицияләрен һәм мәдәниятен саклауга зур игътибар бирелә. Бу юнәлештә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге махсус Комиссия актив эш алып бара. "Сез үз чиратыгызда татар халкының тарихын, аның бай мирасын саклауга да зур өлеш кертәсез. Моның өчен мин сезгә рәхмәтлемен", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

Әңгәмә барышында татар зыялылары вәкилләре үзләренең кайбер тәкъдимнәрен җиткерделәр. Алар арасында: татар шигърияте антологиясен бастыру, татар урта гасыр әдәбиятына нигез салучы Кол Галинең тууына 850 ел тулуны бәйрәм итү, татар милли костюмын саклау, шулай ук күренекле Татарстан галимнәренә багышланган интерактив музей ачу. Фәнни кадрлар һәм туган тел укытучылары әзерләүнең мөһимлеге турында аерым фикер алыштылар. Моннан тыш, очрашуда катнашучылар Казандагы адрес такталарын урамнар исемнәре бирелгән кешеләр турында мәгълүмат белән тулыландырырга тәкъдим иттеләр. Моны махсус QR-кодлар ярдәмендә эшләргә мөмкин.

"Бу очрашу өчен бик зур рәхмәт. Сезнең барлык идеяләрегезне һәм инициативаларыгызны без тулысынча хуплыйбыз. Алар тормышка ашырырлык һәм бик мөһим. Киләчәктә дә сезнең белән тыгыз эшләячәкбез дип ышанам", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.