Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Бала хокуклары буенча вәкилләрнең XX бөтенроссия съездында катнашучыларга сәламләү сүзе юллады

26.04.2023

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе субъектларында Бала хокуклары буенча вәкилләрнең XX бөтенроссия съездында катнашучыларга  сәламләү сүзе юллады.

Исегезгә төшерәбез, съезд бүген Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында ачылды (Спартаковская ур., 2).

Съездда катнашучыларга сәламләү сүзләрен РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле Мария Львова-Белова укыды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, Россия Федерациясе субъектларында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр, РФ Дәүләт Думасы һәм РФ Федераль Собрание, юнәлеш федераль һәм төбәк министрлыклары һәм ведомстволары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, шулай ук бала хокукларын яклау мәсьәләләре буенча экспертлар һәм белгечләр катнаша.

"Сезне Казанда Россия Федерациясе субъектларында Бала хокуклары буенча вәкилләрнең XX бөтенроссия съездында сәламлим, - диелә текстта. - Сезнең очрашуларыгыз традиция буенча бер мәйданчыкта аналар һәм балаларны яклау өлкәсендә әйдәп баручы белгечләрне, хакимият органнары, сәламәтлек саклау һәм мәгариф учреждениеләре, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләрен җыя. Делегатларның дәүләт һәм гражданнар өчен актуаль булган, бала хокукларын тәэмин итү, аның гармонияле һәм һәрьяклап үсешенә бәйле мәсьәләләрне предметлы фикер алышуга үзгәрешсез карашын билгеләп үтәм. Быел сезнең игътибарыгызда медицина ярдәме һәм ата-аналары тәрбиясеннән мәхрүм калган балигъ булмаганнарның авыруларын профилактикалау, мәктәпләрдә һәм интернатларда медицина хезмәте күрсәтү системасын ныгыту кебек мөһим темалар бар.

Татарстан Республикасының юнәлеш оешмаларына бару, аларның иң яхшы тәҗрибәләре белән танышуны үз эченә алган киң программа съездның нәтиҗәле эшенә, кирәкле инициативаларны һәм тәкъдимнәрне тормышка ашыруга ярдәм итәр, дип өметләнәм. Сезгә уңышлар һәм иң яхшы теләкләр», - дигән Владимир Путин Россия Федерациясе субъектларында Бала хокуклары буенча вәкилләрнең XX бөтенроссия съезды делегатларына сәламләү сүзендә.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.