Казанда Тимур Акулов хөрмәтенә мемориаль такта ачылды

25.04.2023

Бүген Казанда күренекле дәүләт эшлеклесе һәм дипломат Тимур Акулов хөрмәтенә мемориаль такта ачылды. Тантанада ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм башкалар катнашты. Тактаны Чехов урамындагы 53 нче йорт фасадына урнаштырдылар, анда Тимур Акулов 1994-2008 елларда яшәгән.

Әсгать Сәфәров билгеләп үткәнчә, бүген Тимур Акуловның тууына 70 ел тула. "Без барыбыз да аны зур хөрмәт һәм җылы хисләр белән искә алабыз. Кем өчендер ул - җитәкче, ярдәмче, киңәшче, кем өчендер зур дус булды. Без аның уникальлеген, кабатланмас шәхесен аңлауны дәвам итәбез. Бүгенге көнгә кадәр Тимур Юрьевич безнең өчен тирән җаваплылык һәм намуслылык үрнәге булып кала. Аның өчен Ватан мәнфәгатьләре һәрвакыт беренче урында иде", - диде ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе.

Ул искә төшергәнчә, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә Тимур Акулов Татарстанның тышкы элемтәләре торгызу һәм үстерүнең, беренче халыкара элемтәләрне җайга салуның чишмә башында торган. "Россия - Ислам дөньясы" стратегик караш төркемен булдыруда, Татарстан вәкиллекләре системасын үстерүдә, беренче халыкара килешүләргә кул куюда, Казанда чит илләрнең генераль консуллыкларын ачуда турыдан-туры катнашты. "Тимур Юрьевич бүген укучылары дәвам итә торган хезмәттәшлеккә нигез салды", - дип өстәде Әсгать Сәфәров.

Тимур Акулов Татарстан Республикасының сәяси тормышына 1990 еллар башында беренче Президент Минтимер Шәймиев киңәшчесе сыйфатында керә. Аның Йәмәндә дипломатик эш тәҗрибәсе бар, гарәп, инглиз һәм үзбәк телләрен иркен белә, Казан университетында укыта. 1990 елларда Тимур Акулов республиканың чит илләр белән мәдәни һәм икътисадый элемтәләрен урнаштыру координаторы булып тора. Моннан тыш, 1996 елда ул Әфганстанда тоткында булганТатарстан очучыларын азат итүдә актив катнаша.

Исегезгә төшерәбез, 10 апрельдә Казан Кремлендә "Тимур Акулов - аны Татарстанның тышкы эшләр министры дип атадылар "күргәзмәсе ачылды. Экспозициягә архив фотолары, видеокадрлар, гаилә коллекциясеннән әйберләр, шулай ук чит ил делегацияләренең бүләкләре - барлыгы 100дән артык экспонат кертелгән.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.