Татарстан Рәисе «ИННОПРОМ. Үзәк Азия» пленар сессиясендә катнашты

25.04.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов "ИННОПРОМ. Үзәк Азия" пленар сессиясендә катнашты. 

Халыкара сәнәгать күргәзмәсе 700дән артык компанияне җыйган. Катнашучылар арасында хакимият органнары җитәкчеләре, эре бизнесменнар, инженерлар, технологлар, IT-белгечләр бар.

Иннопромны оештыручылар - Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Үзбәкстанның Инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министрлыгы тора. Өч көн дәвамында сәнәгать сәясәтенең актуаль темаларына махсуслаштырылган сессияләр уза.

Күргәзмә кысаларында компонентлар җитештерүчеләр форумын үткәрү планлаштырыла, анда кече һәм урта бизнес вәкилләре үз продуктларын һәм эре сәнәгать компанияләрнең сатып алулары буенча хәл ителешләрен җитәкчеләргә тәкъдим итә алачак, шулай ук Россия Федерациясенең Үзәк Азия илләрендәге сәүдә вәкилләре белән очрашулар планлаштырыла.

Пленар утырышта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Үзбәкстанның Премьер-министр урынбасары, Инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры Җәмшид Хоҗаев, Үзбәкстанның Энергетика министры Җурабәк Мирзамәхмүдов чыгыш ясады.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.