Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсе Хәкиме Зоир Мирзаев белән очрашты. Очрашу "ИННОПРОМ. Үзәк Азия" мәйданчыгында узды.
Яклар хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләре турында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанның Үзбәкстан белән хезмәттәшлек тарихы дистәләгән еллдар белән исәпләнә. Ике ил Президентларының үзара мөнәсәбәтләренең яхшы традицияләре аркасында, төбәкләр өчен зур мөмкинлекләр ачыла.
"Соңгы вакытта без Үзбәкстан партнерлары белән актив хезмәттәшлек итәбез. Казан һәм Ташкент - тугандаш шәһәрләр. Иң уңышлы уртак проектларның берсе - „Чирчик“ химия-индустриаль технопаркы», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.