Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәре кысаларында «ИННОПРОМ. Үзәк Азия" халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнаша.
Татарстанны мәйданчыкта 50гә якын компания тәкъдим итә. Алар барысы да Татарстан стендында куелган.
Рөстәм Миңнеханов, Сурхандәрья өлкәсе һәм Ташкент өлкәсе Хәкиме белән бергә, республика предприятиеләре презентацияләре белән танышты.