Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәренә килде

23.04.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасына эш сәфәренә килде. Ташкент халыкара аэропортында аны Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Җәмшед Хоҗаев һәм Россия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Олег Мальгинов каршы алды.

Татарстан делегациясенең төп максаты - "Иннопром. Үзәк Азия" халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашу. Республиканы чарада 70ләп компания тәкъдим итә. Күргәзмә комплексында Татарстан стенды оештырылган.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов графигында - КФУның Җизак шәһәрендәге филиалында яңа медицина белем бирү үзәгенә бару, «Җизак» технопаркын ачу һәм берничә рәсми очрашу уздыру.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.