Рөстәм Миңнеханов Россия Эчке эшләр министрының беренче урынбасары Александр Горовой белән очрашты

10.04.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Эчке эшләр министрының беренче урынбасары полиция генерал-полковнигы Александр Горовой белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

Берничә юнәлеш буенча үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре тикшерелде.

Очрашуда ТР буенча ЭЭМ башлыгы Артем Хохорин, ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, башка рәсми затлар катнашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.