Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Мәскәү – Татарстан күпере» VIII Мәскәү яшьләр форумында катнаша.
Чара гадәттәгечә Мәскәүдә уза һәм Мәскәү төбәгенең яшьләр берләшмәләрен берләштерүгә, яшьләрне социаль адаптацияләүгә, аларны Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеккә җәлеп итүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Чара Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының конференцияләр залында узды. Форум башланганчы Рөстәм Миңнеханов Финанс университеты музеенда булды, экспозициясе белән танышты.
Искәртик, форумны оештыручы – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге. Катнашучылар – чыгышлары белән Татарстан Республикасыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән булган Мәскәү төбәгендә яшәүче 35 яшькә кадәрге яшьләр. Ел саен катнашучылар алдында күренекле якташлар чыгыш ясый, аларның уңышлары белән Татарстан горурлана. Спикерлар, шәхси тәҗрибәләренә таянып, уңышка ничек ирешергә икәне турында сөйлиләр, киләчәк һөнәр сайлауда киңәшләр бирәләр.
Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин мөрәҗәгать итте.
Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты ректоры Станислав Прокофьев вуз турында кыскача сөйләде һәм вузның Татарстан университетлары - КФУ һәм Иннополис белән ныклы элемтәләре барлыгын ассызыклады. Ул шулай ук Финанс университетында һәм аның филиалларында бүген 50 меңнән артык кеше, шул исәптән Татарстаннан 600дән артык вәкил белем алуын билгеләп үтте. "Балалар безне белемнәре белән сөендерәләр, - диде ул. - Татарстанда тәрбияләнгән традицияләр гаиләдә - бу өлкәннәргә хөрмәт, тәртипле булу. Татарстанның үз балалары белән горурланырга ала".
Станислав Прокофьев шулай ук вузның пандемиядән соң беренче тапкыр мактаулы исемнәр бирү практикасына кире кайтканын искә төшерде. Ул хәбәр иткәнчә, Финанс университетының мактаулы докторы - Татарстан Рәисе, икътисад фәннәре докторы Рөстәм Нургали улы Миңнеханов.
Рөстәм Миңнехановка университетның мактаулы докторының кызыл мантиясен сәхнәгә чыгардылар.
Форум барышында Мәскәү мэры Сергей Собянинның «Мәскәү – Татарстан күпере» форумында катнашучыларны сәламләү сүзе укылды.
Алга таба проектлар һәм яшьләр программалары турында Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары, Россия укучылар хәрәкәте рәистәше Дамир Фәттахов сөйләде, форумда катнашучыларга РФ Дәүләт Думасының Контроль комитеты рәисе Олег Морозов мөрәҗәгать итте,
Һөнәргә ничек килүе һәм карьерасы турында Россиянең әйдәп баручы нейрохирургы, медицина фәннәре докторы, профессор,Н.Н.Блохин исемендәге Онкологияне илкүләм медицина тикшеренү үзәгенең нейрохирургия бүлеге мөдире А. Х. Бекяшев сөйләде.
Россия актеры, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының атказанган артисты Камил Ларин үзенең бәхеткә карашы белән уртаклашты һәм мөмкин булганча барысына да бәхетле булырга өндәде.
Параспортчы, блогер-мотиватор, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Рөстәм Нәбиев авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә үзенең үрнәге белән ничек ярдәм итүе турында сөйләде.