Рөстәм Миңнеханов Росбанк идарәсе рәисе Наталья Воеводина белән очрашты

07.04.2023

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Росбанк идарәсе рәисе Наталья Воеводина белән очрашты.

Татарстан Республикасы территориясендә Росбанкның агымдагы эшчәнлеге һәм төбәктә банк челтәрен алга таба үстерү мәсьәләләре турында сөйләшенде.

Очрашуда Наталья Воеводина билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан – Россиянең тормыш сыйфаты буенча алдынгы төбәкләренең берсе. Биредә сәнәгать һәм мәгълүмати технологияләр актив үсеш ала, новатор фәнни тикшеренүләр үткәрелә. "Росбанкны республика белән күп юнәлешләр буенча хезмәттәшлек тыгыз бәйли, безне төбәкнең күп кенә эре предприятиеләре, урта һәм кече бизнесы ышанычлы финанс партнер итеп сайлавы белән горурланабыз. Росбанк системалы әһәмиятле банк һәм 30 ел дәвамында базарда ышанычлы дип санала", - дип ассызыклады Росбанк идарәсе рәисе.

Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда Росбанкның алты бүлекчәсе бар, шул исәптән Казанда һәм Чаллыда. Ул Татарстанда банк челтәрен алга таба үстерү позицияләрне ныгытырга мөмкинлек бирәчәк һәм банкның үзен дә, республика икътисадын да уңышлы үстерүгә ярдәм итәчәк дип ышаныч белдерде.

"Росбанкның республикада ИТ-юнәлешне үстерергә ниятләве безне аеруча шатландыра. Моның өчен яхшы мәйданчык Иннополис булачак, анда заманча инфраструктура да, махсус кадрлар да, шулай ук үсеш һәм өйрәнү өчен искиткеч мөмкинлекләр дә бар. Без үз чиратыбызда барлык кирәкле ярдәмне күрсәтергә әзер", - диде Татарстан Республикасы Рәисе очрашу барышында.

 


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.