Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Социаль фонды рәисе Сергей Чирков белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.
Социаль өлкәдә хезмәттәшлек итү, дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын яхшырту һәм социаль ярдәм чаралары мәсьәләләре турында сүз барды.
Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, Россия Социаль фондының республика бүлекчәсе пенсионерлар, иминиятләштерүчеләр һәм иминиятләштерелгән затлар саны буенча илдә иң эре бүлекчәләрнең берсе булуын билгеләп үтте.
Очрашуда Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Россия Социаль фонды 2023 елның 1 гыйнварыннан эшли башлады - ул пенсия фондын һәм социаль иминият фондын берләштерде.