Рөстәм Миңнеханов “Химград” предприятиеләре резидентларының эше белән танышып чыкты

24.09.2008

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында "Химград" Технополисы үсеше мәсьәләләре буенча күчмә утырыш булды. Визит программасына Технополистагы технологик инфраструктураның яңадан төзелгән һәм үзгәртеп корылган объектларына барып кайту кертелде. Аларның берсе булып, яңа сучистарткыч станция исәпләнә. Тәүлегенә 600 куб.м.га кадәр эчә торган су хәзерли торган заманча автоматлаштырылган станция “Биотехпрогресс” ЯАҖ технологияләре буенча җиһазландырылып, мәйданчыкның югары сыйфат стандартларына җавап бирә торган чистартылган суга булган ихтыяҗын канәгатьләндерәчәк.
Аннары делегация үзгәртеп корылган “Магнит” трансформаторлы кече станциясендә булды. Хәзерге вакытта кече станцияне модернизацияләү буенча актив эш алып барыла, "Химград" Технополисы мәйданчыгы һәм Левченко поселогының кешеләр яши торган секторының энергия белән ышанычлы тәэмин ителешен көйли торган заманча җиһазлар урнаштырыла.
Татарстан Республикасы Премьер-министры “Химград” предприятиеләре резидентларының производствосын карап чыкты. Аларның берсе – “Хайтек-Консалтинг” ААҖ нең яңадан төзелгән предприятиесе - Технополис территориясендә заманча немец җиһазларында шәхси технологияләр буенча полимер композицион материаллар һәм эластомерлар җитештерү инновацион производствосын төзеде. “Сәнәгать технологияләре үзәге” – Технополисның беренче резидентларының берсе - 1 ел инде пенополиуретан эшләнмәләр җитештерүне актив рәвештә җәелдерә. Бу вакыт эчендә хезмәткәрләр санын 15 кешегә кадәр арттырды һәм җитештерү күләмен елына 17 000 000 сумга җиткерде. Рөстәм Миңнеханов шулай ук динамик рәвештә үсә барган “Фосфорос” ААҖ предприятиесенә барды. Аның төп эшчәнлеге булып, аз тонналы химия продукциясе җитештерү санала, яңа төзелеш буенча планнарны гамәлгә ашыра. Компаниянең җитештерелә торган продукция сыйфатын тулы һәм объектив бәяли ала торган шәхси фәнни һәм сынау базасы бар, яңа төр продукция эшкәртү һәм производствога яңа технологияләр кертү алып барыла.
Барып кайткан объектларның соңгысы гомуми мәйданы 7 500 кв. м булган кече эшмәкәрлек предприятиеләре урнаштыру өчен каралган яңа төзелеп килә торган Модульле бина булды. Әлеге объектның концепциясе Европа индустриаль парклары тәҗрибәсенә нигезләнә. Модульле бинада масштаблыгы ягыннан зур булмаган, ләкин шул ук вакытта югары технологияле һәм табышлы инновацион производстволар урнашачак. Бүген үк инде беренче модульле бинада урнашуга күпсанлы гаризалар килде, төп резидентлар билгеләнде. Якын арада тагын бер модульле бина төзүгә керешә башлау планлаштырыла.
Хөкүмәт башлыгы белән бергә Технополиска Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, “Идея” инновацион-җитештерү технопаркы” ААҖ генераль директоры Сергей Юшко, Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча комитет рәисе Тимур Шаһивәлиев, “Татнефтехиминвест-холдинг” ның генераль директоры Рафинат Яруллиннар да барып кайтты.