Иннополиска РАНХиГС җитәкчеләре өчен программада катнашучылар килде

24.03.2023

Бүген Иннополиска экскурсия кысаларында Россиянең төрле төбәкләре вәкилләре, РАНХиГС Executive Master in Public Management (EMPM) программасы тыңлаучылары булды. Алар: дәүләт хезмәткәрләре, шәхси компанияләр җитәкчеләре һәм эшкуарлар, «Россия лидерлары» конкурсында җиңүчеләр һәм финалистлар һәм «Яңа вакыт» кадрлар проектында җиңүчеләр – барлыгы 80гә якын кеше.

Шәһәр кунакларына сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов мөрәҗәгать итте: «Мин дә, сезнең кебек үк, 2018 елда Алексей Геннадьевич Комиссаров җитәкчелегендә «Дәүләт идарәсе остасы – җитәкчеләр өчен» РАНХиГС программасын тыңладым. Кемгәдер бу программа карьерасында яңа биеклекләргә ирешергә ярдәм итә, ә кемгәдер ил өчен мөһим проектларны тормышка ашырырга ярдәм итә. Шәхсән минем өчен ул Иннополисны булдыруда һәм үстерүдә зур ярдәм булды, ул бүген Россиянең технологик бәйсезлеген тәэмин итү өчен үсеш ноктасы булып тора. Мин ышанам, сез өйрәнү модуле кысаларында яңа файдалы элемтәләр таба алырсыз, аларны көндәлек эшчәнлегегездә куллану өчен иң яхшы практикаларны үзләштерә алырсыз һәм ил өчен мөһим социаль көн тәртибен формалаштыра алырсыз. Барысын да Иннополис инновацион үзәге белән хезмәттәшлеккә чакырам!»

Иннополиста программа тыңлаучылары шәһәр буйлап йөрттеләр, А.С. Поповисемендәге технопаркка алып килделәр, алар Иннополис Университеты һәм башка инфраструктура объектларында булдылыр

«Дәүләт идарәсе мастеры – җитәкчеләр өчен» программасы РАНХиГС Дәүләт идарәсе югары мәктәбе тарафыннан илнең әйдәп баручы белем бирү учреждениеләре белән берлектә гамәлгә ашырыла һәм перспективалы кадрлар әзерләүгә һәм дәүләт хезмәте кысаларында идарә итү потенциалын нәтиҗәле ачуга юнәлдерелгән. 2023 елның 20-24 мартында Татарстан Республикасында «Төбәк һәм муниципаль идарә сыйфатын күтәрү практикасы» программасының бишенче белем бирү модуле уза, ул Казан шәһәре мэриясе белән берлектә гамәлгә ашырыла.


ТР Премьер-министры урынбасары Р.А. Шәйхетдинов Аппараты