Рөстәм Миңнеханов: Халык сәнгате кәсепләре - безнең мәдәни мирасыбызның мөһим өлеше

22.03.2023

Халык сәнгать кәсепләре - республикабызның гына түгел, тулаем илнең мәдәни мирасының мөһим өлеше. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Катнашучылар Татарстан Республикасында халык сәнгать кәсепләрен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Чара Казан Кремлендә узды.

Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов Татарстан халык сәнгать кәсепләре һәм декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсе белән танышты.

Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда тукыма һәм ювелир әйберләр, бизәнү әйберләре, күн әйберләр, музыка кораллары җитештерү өлкәсендә эшләүче 1,5 меңнән артык кече һәм урта бизнес субъекты бар. Әмма рәсми мәгълүматлар буенча, 41 субъект кына «Халык сәнгать кәсепләре» икътисадый эшчәнлек төре белән шөгылььләнүче буларак теркәлгән, шуларның 13е социаль предприятие статусын рәсми рәвештә раслаган.

"Күпчелек эшкуарлар рәсми статуссыз эшлиләр. Алар үзләрен һөнәрче яки җитештерүче буларак белдермиләр, белем бирү хезмәтләре, аяк киеме һәм бизәнү әйберләрен ремонтлау буларак үз эшчәнлекләрен теркәүне дәвам итәләр. Осталарның күпчелеге халык сәнгать кәсепләре һәм һөнәрләре эшләнмәләре белән ирекле шөгыль буларак шөгыльләнә, шәхси эшкуарлар яки үзмәшгульләр буларак теркәлмәгән», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Шул ук вакытта дәүләт күп санлы ярдәм чаралары күрсәтә. Мәсәлән, 2013 елдан башлап әлеге өлкәдә иң яхшы проектларны гамәлгә ашыру өчен ел саен грантлар бирелә. Узган елдан аларны «Минем субсидияләрем» порталында электрон рәвештә алу мөмкинлеге бар. Әмма бу ярдәм чараларын алу өчен бизнеска халык сәнгать кәсепләре предприятиесе буларак теркәлергә кирәк.

Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, авыр елларда халык кәсепләре предприятиеләре үз эшчәнлеген туктаткан. Алар арасында «Милли аяк киеме» Арча җитештерү берләшмәсе, Казан музыка кораллары фабрикасы һ.б., төп сәбәп - канәгатьләнерлек булмаган финанс хәле һәм ихтыяҗның кимүе.

Шул ук вакытта бу тармак уңышлы булырга мөмкин. Кукмара киез комбинаты һәм Алексеевск нәфис тукыма фабрикасы ачык мисаллар булып тора. Татарстан һөнәрчеләре өчен яңа зур сату базары өчен маркетплейслар мәйданчыгы бар.

Рөстәм Миңнеханов Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына һәм республика Мәдәният министрлыгына әлеге индустрияне үстерү буенча эшне активлаштырырга кушты. Конкрет адымнар инде ясалган. Мәсәлән, 2021 елдан «Ел һөнәрчесе» конкурсы үткәрелә. Быел премияне 22 оста алган. Моннан тыш, 2 ел инде Федераль сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән «Тормыш стиле - мәдәни код» этно-фестивале уза. "Әлеге чараны федераль дәрәҗәдә үстерергә, башка төбәкләрдән партнерларыбызны җәлеп итәргә кирәк", - дип нәтиҗә ясады Татарстан Рәисе.

Үз нотыгында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, эчке куллану булган очракта гына кәсепләр һәм традицион тәртип саклана, дип билгеләп үтте. Димәк, туристларга гына йөз тотарга ярамый, ә бу продукцияне көндәлек тормышта күбрәк кулланырга кирәк.

Республика территориясендә экспертлар тарафыннан традицион халык кәсепләренең һәм һөнәрләренең 11 төре теркәлгән. Алар арасында алтын тегү, ювелир һәм киез басу кәсепләре, кулдан туку, агачны сәнгатьле эшкәртү, чүлмәкчелек һәм керамика җитештерү һәм башкалар. Шул ук вакытта чуен кою, югары рельефлы чүкеп ясау, келәм ясау, сөяк һәм таштан сәнгатьле уеп ясау, мамык кәсебе, көмеш өстенә каралау һәм Чебакса чүкүе кебек технологияләр дә югалган.

Традицияләрне торгызу процессы, беренче чиратта, мәгариф системасына таяна. Республикада 10 елдан артык кластер алым гамәлгә ашырыла, ул үзендә түбәндәге звеноларның үзара эшчәнлеген берләштерә: сәнгать мәктәбе - урта һөнәр белеме - югары уку йорты - предприятие. Өч дәрәҗәле сәнгать белеме системасы эшли.

Татарстан мәдәният өлкәсендәге һөнәри белем бирү оешмалары конкрет юнәлеш белгечләрен әзерли. Моннан тыш, муниципаль берәмлекләр территорияләрендә өлкән сыйныф укучыларына халык сәнгать кәсепләре эшләнмәләре җитештерүче предприятиеләрдә башлангыч һөнәри хезмәт әзерлеген тәэмин итүче уку-җитештерү комбинаты практикасын кертергә тәкъдим ителә.

Иҗатка нигезләнгән бизнес креатив икътисадның төп юнәлешләренең берсе. Татарстанда ел саен халык сәнгать кәсепләре өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү өчен грантлар бирелә.

Авторлык товарларын пропагандалау өчен яңа һәм кирәкле ресурс - электрон мәйданчыклар. Хәзерге вакытта халык сәнгать кәсебе товарларын сату буенча барлык механизмнар эшләнгән, эре маркетплейс вәкилләре белән очрашулар үткәрелгән. Әлегә суммалар кечкенә, ләкин үсеш тенденциясе бар.

Индустрияне стимуллаштыру өчен нәтиҗәле чараларның берсе ташламалы салым булырга мөмкин. Әмма эшчәнлек төрләре буенча "Халык сәнгать кәсепләре эшләнмәләре ясау" бүгенге көндә республикада патентның бәясе башка төбәкләр белән чагыштырганда иң югары. Ирада Әюпова ставканы киметү мөмкинлеген карауны сорады. Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимне хуплады һәм профильле ведомстволарга мәсьәләне өйрәнергә кушты.

Алга таба «Адымнар-Казан» күп телле комплексы директоры Айдар Шәмсетдинов халык һөнәрләренә укытуның мәктәп мәгариф системасына интеграциясе турында сөйләде. «BURO BANU» брендының баш дизайнеры һәм нигезләүчесе Элара Шәйхи авыл мәдәният йортлары базасында арт-остаханәләр булдыру перспективасы турында сөйләде. Шулай ук Татарстанның этномәдәни мирасын саклап калуга һәм традицион кәсепләрне үстерү аша территорияләрнең инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыруга багышланган нотыклар ятыңланылды. Аерым алганда, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев һөнәрчелек паркы төзелеше проектын тәкъдим итте.

Татарстан Рәисе мәгариф өлешен дә, мотивацион инструментларны да, инфраструктураны да үз эченә алган бербөтен система төзү кирәклеген билгеләп үтте. "Беренчедән, барлык кирәкле мәгълүмат җыелачак сайтны, шул исәптән ярдәм чаралары буенча да, эшләргә кирәк. Дизайнерларны, маркетологларны җитештерүчеләргә ярдәм итү, аларга белем бирү семинарлары үткәрү өчен чакырырга кирәк, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Икенчедән, безгә махсус мәйданчык - һөнәрчеләребез өчен технопарк кирәк. Бездә бик күп талантлы кешеләр бар - аларга уңайлы эш өчен барлык шартлар тудырырга кирәк. Бу сорауларны җентекләп тикшерергә кирәк".


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.