Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия өзлексез һөнәри белем бирү медицина академиясе ректоры Дмитрий Сычев белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Медицина белеме һәм фән өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре тикшерелде. Шул исәптән табибларны дипломнан соң укытуның, медицина хезмәткәрләренә өзлексез һөнәри белем бирүнең актуаль темалары да күтәрелде.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия медицина академиясе – илнең төп оешмасы, ул барлык табибларны камилләштерү институтларының укыту-методик һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә җитәкчелек итә.
Очрашу барышында Дмитрий Сычев шулай ук төбәк җитәкчелегенә Казан дәүләт медицина академиясенең 100 еллык юбилее кысаларында чаралар оештырганнары һәм үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерде. "Бу тулы бер дәвер", - диде ул.