Рөстәм Миңнеханов: “2011 елда Татарстан һәм Казахстан арасында товар әйләнеше өч тапкырга артырга мөмкин”

23.09.2008

“Бүген Татарстан белән Казахстан арасында товар әйләнеше 700 миллион доллар тәшкил итә. Кайбер мәсьәләләрне чишү белән, 2011 елда бу санны өчләтә арттырырга мөмкин” – бу турыда Казахстан һәм Россиянең чиктәш төбәкләре җитәкчеләренең V Форумы пленар утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Татарстан һәм Казахстан арасында товар әйләненеше үсешенә, беренче чиратта, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү хисабына ирешергә мөмкин. “Казахстан нефть эшкәртү һәм нефть химиясендә эре уенчыга әйләнә бара, ә Татарстанда моңа кадәр эшләп килә торган нефть эшкәртү комплекслары үзгәртеп корыла, яңа нефть химиясе комплекслары төзелә. Яңа инновацион югары технологияле полимерлар, каучуклар чыгару үзләштерелде. Минераль ашламалар җитештерү киңәя, углеводород продукциясенең яңа төрләрен үзләштерү планлаштырыла”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Хөкүмәт башлыгы үзенең чыгышында Көнбатыш Европа-Казахстан-Көнбатыш Кытай яңа халыкара транспорт коридоры төзелешенә аерым игътибарны юнәлтте. “Безнең илләрнең конкурентлыкка сәләтле булуын тышкы һәм эчке базарларда товар җитештерүчеләребезнең уңайлыклары билгеләячәк. Кызганычка каршы, төп транспорт коридорлары чамадан тыш тулган, логистик чыгымнар җитештерелә торган товарларның җәлеп итүчәнлегендә чагыла. Мондый хәл ике илнең дә сәүдәара үсешендә генә түгел, бәлки икътисади үсешендә дә куркыныч тудырырга мөмкин”, - дип ассызыклап үтте ул.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2004 елда ук инде Россия участогы өчен әлеге проблеманы проектлы чишү концепциясе әзерләнгән иде. Исәпләүләр шуны күрсәтә: яңа транспорт коридоры кайбер йөк категорияләре буенча йөкләрне илтеп җиткерү вакытын һәм үзкыйммәтен 3 мәртәбәгә диярлек кыскарта алуга сәләтле.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Россия Федерациясе һәм Казахстан Транспорт министрлыгы арасында кул куелган беркәтмә нигезендә бүген республикада, хосусый инвесторны җәлеп итү белән, “М-7” һәм “М-5” федераль юл участогында проектны гамәлгә ашыру башланды һәм юл тасмасы инде салынды. Хәзер күпер аша чыгу юлын салуга хәзерлек бара.
”Казахстан Премьер-министры мәгълүматларына караганда, коридорның Казахстанга туры килгән өлеше 2012 елга әзер булачак. Шушы ук вакытка Россия участогының да, нигездә, үзенең барлык озынлыгында хәрәкәт итә башлавы мөһим. Проектның ике ил өчен дә стратегик әһәмиятен искә алып, аңа дәүләтара статус бирелүен сорыйбыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентына мөрәҗәгать итеп.
Татарстан Премьер-министры шулай ук Казахстан белән булган уртак проектларга дә тукталып үтте. Аларның берсе – “КАМАЗ” ларны җыю производствосы - Казахстанда уңышлы гына тормышка ашырыла. “Хәзер “КАМАЗ” тракторлар җитештерә башлады. Агросәнәгать һәм төзелеш комплекслары өлкәсендәге Казахстан проектларын игътибарга алып, тракторларны, коммуналь һәм төзелеш техникасын бергә җыю хезмәттәшлекнең яңа юнәлешенә әверелергә мөмкин”, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте