Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Дмитрий Медведевка Татарстан Республикасы экспозициясен тәкъдир итте

23.09.2008

2008 елның 22 нче сентябрендә Казахстан һәм Россия чик буе төбәкләре җитәкчеләренең V Форумы кысаларында Актүбә шәһәренең “Коныс” Сараенда “Югары технологияләр – төбәкләргә. Чик буе хезмәттәшлеге” дигән ике ил товар җитештерүчеләренең зур күләмле күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмәдә Казахстанны илнең 10 нан артык чик буе төбәге тәкъдир итте. Россия Федерациясен 16 төбәк, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан Республикасы, Саратов, Новосибирск, Волгоград, Ырынбур, Чиләбе, Свердлау, Әстерхан, Самара, Курган, Төмән өлкәләре һәм Алтай крае тәкъдим итте. “Нанотехнологияләр – киләчәккә күпер” дигән Татарстан стенды Форум кунакларына “Татарстан Республикасында наноиндустрия үсеше” дигән комплекслы проектын тәкъдир итте. Ул нефть химиясе кластеры, машина төзелеше комплексы, төзелеш һәм медицина өлкәсендә наноматериаллар җитештерү турындагы 14 программаны үз эченә алган. Татарстан Республикасы Премьер-министры Борис Павлов сүзләренә караганда, республика тарафыннан тәкъдим ителгән фәнни проект икътисад, политехник производство, автомобиль һәм авиатөзелешнең конкурентлыкка сәләтлелеген күтәрергә һәм югары конкурентлыкка каршы тора алу сыйфатларына ия булган яңа материаллар уйлап чыгарырга һәм кулланырга ярдәм итәчәк. “Татарстан, Казахстан һәм Россия арасында инде күптәннән мәдәни һәм тирән икътисади бәйләнешләр урнашкан. Без Татарстан, Казахстан һәм гомумән Россиянең конкурентлыкка сәләтен алга таба үстерү бизнесыбызның техник һәм технологик яктан яңадан җиһазландыруы нигезендә гамәлгә ашырылуына өмет итәбез. Әлеге юнәлешләрнең берсе булып нанотехнологияләр тора”, - дип билгеләп үтте Борис Павлов журналистлар белән әңгәмәсендә. “Югары технологияләр – төбәкләргә. Чик буе хезмәттәшлеге” күргәзмәсендә катнашучы Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев һәм Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев Татарстан экспозициясен карап чыктылар. Дәүләт башлыкларын республика стенды янында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Татарстан Хөкүмәте башлыгы нанотехнологияләр өлкәсендәге комплекслы программа кысаларында гамәлгә ашырыла торган проект турында сөйләде. Татарстан экспозициясе белән шулай ук Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Виктор Христенко да кызыксынуын белдерде.