Борис Павлов Россия һәм Казахстанның чиктәш төбәкләре башлыкларының V Форумында “Татарстан Республикасында наноиндустрия үсеше” проектын тәкъдир итте
23.09.2008
Бер көн алдан Республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан рәсми делегациясе Актүбә шәһәрендә уздырылган Казахстан һәм Россия чик буе төбәкләре башлыкларының V Форумында катнашты. Делегация составына Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов, Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин, Татарстан Республикасының Казахстандагы тулы хокуклы вәкиле Илдус Тарханов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә Министрлыгы белгечләре, эшмәкәрлек вәкилләре керде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: мондый форматта чиктәшлек хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча ике дус ил вәкилләре инде биш ел рәттән ел саен очрашып килә. Беренче тапкыр мондый очрашу 2003 елда Омскида үтте. Быел Казахстан Республикасы һәм Россия Федерациясе президентлары катнашындагы Казахстан һәм Россиянең чиктәш төбәкләре башлыкларының V Форумы “Югары технологияләр өлкәсендә төбәкара һәм чиктәшлек хезмәттәшлегенең үсеше” дигән темага багышланды. Форумның эшлекле өлеше Актүбә өлкәсе акиматында (администрациясендә) башланды. Биредә Казахстан Республикасы индустрия һәм сәүдә министры Владимир Школьник, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов, Казахстан Республикасы, Новосибирск өлкәсе предприятиеләре вәкилләре катнашында “Казахстан һәм Россия чиктәш төбәкләренең инвестицион мөмкинлекләре” дигән бизнес-форум үтте. Беренче вице-премьер үзенең чыгышында бер ел элек федераль законны кабул итү һәм “Россия нанотехнологияләре корпорациясе”н төзүнең мөһимлеген билгеләп үтте. “Бу заманча нанотехнологияләрне эшләү, наноматериаллар җитештерү һәм аларны сәнәгатьнең төрле тармакларында куллану өлкәсендә галимнәр, конструкторлар, дәүләт чиновникларының үзара ярдәмләшүе нәтиҗәлелеген арттыруның куәтле катализаторы булып хезмәт итте”, - дип билгеләп үтте ул. Борис Павлов бизнес-форумда катнашучыларга “Татарстан Республикасында наноиндустрия үсеше” комплекслы проектын тәкъдир итте. Анда нанотехнологияләр өлкәсендә тәҗрибә уңышлары булган эре фәнни үзәкләр (КДУ, КДТУ, А.Н.Туполев исемендәге КДТУ, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе), наноматериаллар җитештерү буенча фәнни производство үзәкләре, шулай ук республиканың машина төзелеше предприятиеләре, нефть химиясе, авиасәнәгать комлекслары эшкә тартылган. Татарстанда наноиндустриянең яңа юнәлеш булуына карамастан, Борис Павлов сүзләренә караганда, сәнәгатьтә нанотехнологияләр куллану тәҗрибәсе бар. Мәсәлән, шуларның берсе - “Кулланучылык үзлеген күтәрү максатыннан чыгып, табигый җепсел материаллар һәм алардан югары ешлыктагы эшләнмәләрнең сәнәгый технологияләрен эшләүне эшкәртү һәм кулланылышка кертү” - “Мелита” Казан мех фабрикасында уңышлы файдаланыла.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте