Татарстанда 2023 елда мәгариф өлкәсендәге 271 объект ремонтланачак

24.02.2023

Татарстан Республикасында илкүләм проектларны һәм федераль программаларны тормышка ашыру ничек баруын, социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау эшләре, шулай ук башка проектлар турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.

Барлык районнар да видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды.

Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, быел капиталь ремонт 7 федераль программа кысаларында планлаштырылган (шуларның 4се – илкүләм проектлар һәм 3се – дәүләт программалары буенча). Аларга 5 млрд 50 млн сумлык 178 объект кергән. Шулай ук финанслау күләме 19 млрд 68 млн сум булган 1367 объектны үз эченә алган 28 республика программасы буенча.

Республика һәм федераль өлешләрне исәпкә алып, иң колачлы эшләр мәгариф өлкәсендә алып барыла, һәм бу ел да искәрмә түгел, диде министр. Шулай итеп, 7 млрд 875 млн сумга 271 объект ремонтланачак. Бу: 8 балалар бакчасы, 42 мәктәп һәм интернат-мәктәп, ә 26 белем бирү учреждениесендә террорчылыкка каршы чаралар уздырылачак; моннан тыш, тагын 143 мәктәптә азык-төлек блокларына һәм 2 спорт залгаремонт ясалачак.

Урта һөнәри белем бирү звеносында 9 ресурс үзәге һәм 4 тулай торак яңартылачак.

Бүгенге көндә озайтылган объектлар кысаларында «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы буенча эшләр алып барыла. Подрядчылар 17 объектта эшли башлаганнар. Гомумән алганда, үтәлеш 4% тәшкил итә. Калган 14 объект буенча биналарда эшләргә уку процессы тәмамланганнан соң керешәчәкләр.

«Һәр баланың уңышы» федераль проекты кысаларында Теләче һәм Чүпрәле районнары мәктәпләрендә спорт залларын капиталь ремонтлау эшләре алып барыла, алар буенча эшләр 41% тәшкил итә.

Ресурс үзәкләрен ремонтлау республика программасы буенча 3 объектта эшләр башланган. Үтәлеш 10% тәшкил итә. Калган 2 объект буенча эшне язгы каникулда башлау планлаштырыла.

Социаль әһәмият ягыннан күләме буенча икенче урындагы һәм ким булмаган мөһим тармак - сәламәтлек саклау тармагы. Федераль һәм республика акчалары кысаларында 3 млрд 691 млн сумга 147 объект ремонтланачак. Алар арасында беренчел медицина звеносының 118 объекты һәм 29 хастаханә һәм стационар бар.

Стационар учреждениеләрнең 4 объектында эшләр бара. Эшләрнең үтәлеше 21% дип бәяләнә.

Республика һәм федераль өлеш кисешкән тагын бер өлкә – мәдәният. Финанслау лимиты - 1 млрд сумнан аз гына артыграк, бирегә 36 объект: 27 авыл мәдәният йорты һәм 9 мәдәният учреждениесе (4 музей һәм 5 балалар сәнгать мәктәбе) керә. Объектларның күп өлеше мартта килешенәчәк. Подрядчылар эшендә 5 авыл мәдәният йорты бар (алар буенча үтәлеш 17% тәшкил итә).

Яшьләр сәясәте тармагы буенча 29 объектка финанслауның гомуми күләме 1 млрд 311 млн сум булган 5 программа гамәлгә ашырыла. 6 балаларны савыктыру  лагере; 4 яшүсмерләр клубы; 9 яшьләр үзәге; 10 психологик-педагогик ярдәм үзәге төзекләндереләчәк. Шул ук вакытта 16 объектның контрактлары бар инде.

6 яшьләр үзәген капиталь ремонтлау буенча эшләр 21%ка башкарылган, 4 яшүсмерләр клубын ремонтлау буенча - 11%ка, 6 балаларны савыктыру лагерьын ремонтлау буенча эшләр 7%ка үтәлгән.

Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, республика һәм федераль финанслау кысаларында быел 2 программа экология һәм табигый байлыкларны саклау буенча тормышка ашырыла, гидротехник корылмаларга ремонт эшләре үткәреләчәк, елгалар һәм күлләр чистартылачак. Эш күләме 343 млн. сумга 23 объектны колачлаячак.

Бүгенге көндә «Су хуҗалыгы комплексын үстерү» дәүләт программасы кысаларында барлык 14 объект контрактланган. Өч объект буенча эш башланган. Программа буенча үтәлеш 18% тәшкил итә. Калган объектлар буенча язгы ташу тәмамланганнан соң апрель аенда эшкә керешәчәкләр.

Социаль яклау министрлыгы, Спорт министрлыгы, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Урман хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча бер республика программасы тормышка ашырыла. Бу 35 социаль хезмәт күрсәтү оешмасын ремонтлау, 15 спорт объекты - алар буенча март аенда контрактлар төзеләчәк.

Контрактланган объектлар буенча хәл түбәндәгечә. Ветеринария берләшмәләренең, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең һәм «Россельхозцентр» федераль учреждениесе биналарының 19ы буенча төзелеш-монтаж эшләрен башкару 33% тәшкил итә. Урманчылыкларның 9 бинасы буенча эш 16% дип бәяләнә.

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы турында сөйләде. Бүгенгә торглар 677 күп фатирлы йорт буенча узган. ТР Торак-коммуналь хуҗалыгы фонды, җирле үзидарә органнары белән берлектә, 21 күп фатирлы йортка лотлар формалаштыру буенча эш алып бара.

Нотыкның икенче өлешендә Марат Айзатуллин торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен халыкның түләү дисциплинасы, предприятие һәм оешмаларның энергия ресурслары өчен бурычлары турында хәбәр итте. Үткәрелгән анализ нигезендә 2023 елның гыйнварында республика буенча түләүләр җыю дәрәҗәсе Татарстан буенча уртача 94,3% тәшкил итә. Бу узган ел күрсәткеченнән 1,4% түбән. Еллык уртача дәрәҗә 99,0% иде. Муниципалитетлар киселешендә коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүләр җыюга бәйле вәзгыять түбәндәгечә. 24 муниципаль берәмлек республиканың уртача дәрәҗәсенә җитми. 21 муниципалитетта түләүләр җыюның уртача республика дәрәҗәсенә җитәчәк. Электрон форматта кылынган түләүләр гомуми күләмдә 72,4%ка җитә.

Районнар бу өлкәдә бөтенләй башка күрсәткечләр күрсәтә, диде Марат Айзатуллин. 4 муниципаль районда электрон түләүләр өлеше яртысына да җитмәгән: Чүпрәле, Мамадыш, Апас, Балтач районнары.

27 районда онлайн-операцияләр проценты 50дән 72,4%ка кадәр.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. ТР Төзелеш министрлыгы материаллары кулланылды.