Рөстәм Миңнеханов «Челны-хлеб» җитештерүендә булды

24.02.2023

Бүген Чаллыга эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов «Челны-хлеб» җитештерүендә булды.

«Челны-хлеб» - Татарстан Республикасы икмәк пешерү сәнәгате алдынгыларының берсе. Җитештерү берничә бүлекчәне үз эченә ала. Мәсәлән, 1 нче департаментның җитештерү куәте тәүлегенә 75 тонна икмәк-күмәч эшләнмәләре, 5 тонна сохари-клидер әйберләре, 1 тонна/тәүлек көнчыгыш тәм-томнары тәшкил итә. Татар милли тәм-томнары тәүлегенә 2 тоннага кадәр итеп уникаль автоматик линиядә җитештерелә (җитештерү традицион кул белән әзерләнүгә альтернатива булып тора).

2 нче департамент тулысынча яңартылган ике югары технологияле җитештерүдән тора: икмәк һәм кондитер. Икмәк-күмәч цехы тәүлегенә 90 тоннага кадәр икмәк һәм күмәч, 5 тонна эшләнмә җитештерә. Барлыгы 100дән артык исемдәге икмәк-күмәч продукциясе. Кондитер фабрикасының җитештерүчәнлеге - тәүлегенә 20 тонна продукция.

Икмәк-күмәч эшләнмәләренең сыйфатын контрольдә тоту җитештерү процессының барлык этапларында башкарыла: керә торган чималдан башлап, кибет киштәләрендәге продукцияне контрольдә тотуга кадәр.

Моннан тыш, «Челны-хлеб» АҖ составына автотранспорт предприятиесе, капиталь төзелеш бүлеге, тегермән-элеватор комплексы керә.

Рөстәм Миңнеханов икмәк-күмәч цехы эше белән танышты, күмәчләр җитештерү линиясен һәм вак-төяк күмәч эшләнмәләре пешерү участогын карады. Шулай ук республика Рәисе предприятие хезмәткәрләре белән аралашты һәм аларны җитештерүнең 50 еллыгы белән котлады.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.