Татарстан Рәисе: Белем сыйфаты буенча Чаллы мәктәпләре, гадәттәгечә, иң яхшылар рәтендә

24.02.2023

Белем бирү сыйфаты буенча Чаллы мәктәпләре, гадәттәгечә, иң яхшылар рәтендә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәр Советы утырышында хәбәр итте.

Республика Рәисенең сүзләренә караганда, Россия Президенты Указы белән 2023 ел илдә Педагог һәм остаз елы дип игълан ителгән. «Укытучылар һәм педагогика коллективлары белем бирү сыйфатын тәэмин итүдә хәлиткеч роль уйный. Әлеге күрсәткеч буенча Чаллы алдынгылар арасында. Мәктәптә белем бирүнең ирешелгән дәрәҗәсен сакларга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Рәисе сүзләренә караганда, һөнәри белем бирү системасы аерым игътибар таләп итә. Дәүләт Башлыгы Юлламасында традицион, база югары белем бирү системасына кире кайту турында карар чыгарылды, эшче һөнәрләр буенча белгечләр әзерләүне киңәйтү бурычы ассызыкланды. Чаллыда 6 югары уку йорты һәм 17 урта махсус уку йорты, шул исәптән 6 ресурс үзәге эшли. КФУның Чаллы институты базасында «Алдынгы инженерлык мәктәбе» булдырылды.

Эшче һөнәрләре буенча белгечләр әзерләү мөһим тема булып тора. Бу мәсьәлә бер атна элек республика Иминлек советында каралды. Утырыш нәтиҗәләре буенча бюджеттан финанслана торган укучылар санын арттыру, көллиятләрнең матди-техник базасын ремонтлау һәм яңарту, автозавод хезмәткәрләре өчен торак төзү һ.б. мәсьәләләр буенча карарлар әзерләнә.

ТР Рәисе сүзләренә караганда, шәһәр халкының шәһәрдән китүенә бәйле вәзгыять җентекле анализ таләп итә. Соңгы елларда шәһәрдә миграция динамикасы тискәре. Узган ел шәһәр буенча миграцион кимү 1322 кеше тәшкил иткән.

Демографиягә килгәндә, уңай факторлар арасында Рөстәм Миңнеханов үлем-китем дәрәҗәсенең 29%ка кимүен һәм халыкның табигый артуына ирешүен билгеләп үтте.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә бурычлар өстенлекле булып кала. Соңгы елларда Чаллыда медицина учреждениеләрен модернизацияләү буенча зур эш башкарылды. «Бу медицина хезмәт күрсәтүләре сыйфатында уңай чагылырга тиеш», - диде Татарстан Рәис.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов халыкның реаль керемнәренең сизелерлек артуын тәэмин итү мәсьәләләренә дә игътибар итте. Узган елның 11 аенда Чаллыда уртача айлык хезмәт хакы 55 мең сумнан артык тәшкил иткән. Бу лаеклы хезмәт хакы дәрәҗәсе – муниципалитетлар арасында 8 нче урын.

Шул ук вакытта барлык шәһәрлеләр дә андый муллыкка ия түгел. «Чаллы халкының керемнәре яшәү минимумы күләменнән 26 меңнән артык. Күп балалы һәм аз керемле гаиләләрне матди тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк», - дип өстәде Рәис.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.