Чаллы шәһәр Советы утырышында Рөстәм Миңнеханов шәһәр җитәкчелеген ТКХ мәсьәләләренә аерым игътибар итәргә чакырды.
ТР Рәисе бүген Чаллы халкының «Халык контроле» системасына мөрәҗәгатьләре һәм идарәче оешмалар, коммуналь һәм юллар хезмәтләре эшенә социаль челтәрләрдә шикаятьләр саны артуын билгеләп үтте. Шәһәрне кышкы җыештыру буенча да халыкның шелтәләре бар. «Гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләренә дә оператив җавап бирү мөһим», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул Чаллының шәһәр төзелеше үсеше күзлегеннән Тукай районы белән тыгыз бәйләнештә булуын билгеләп үтте. Шәһәр яны кешеләре актив торак төзелеше алып бара. Шунда ук Чаллы күп балалы гаиләләре өчен җир массивлары бүлеп бирелгән һәм үзләштерелә.
«Бүген Тукай районы яңа микрорайоннарны кирәкле инфраструктура, шул исәптән социаль объектлар, аеруча мәктәпләр белән тәэмин итүдә кыенлыклар кичерә. Шәһәр мэриясе һәм район җитәкчелегенә бу мәсьәләләрне актив рәвештә хәл итәргә кирәк. Ике территорияне шәһәр төзелеше планлаштыру мәсьәләләре дә үзара бәйләнгән булырга тиеш», - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
Республика Рәисе шәһәр халкына транспорт хезмәте күрсәтү темасы актуальлеген дә билгеләп үтте.