Чаллыда кече һәм урта бизнес уңышлы үсә. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәр Советының йомгаклау сессиясендә белдерде.
Чаллының тулаем төбәк продуктында кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өлеше ел нәтиҗәләре буенча 34%тан арткан. «Сез - эшкуарлыкка гражданнарны җәлеп итү күрсәткечләре буенча алдынгылар рәтендә: җан башына кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны буенча - 4 нче урын һәм мәшгульләр саны буенча 5 урын», - диде Рәис.
Ул игътибар иткәнчә, җәлеп итүчән бизнес-климат формалаштыруга «Чаллы» ТОРы зур өлеш кертә. Аның резидентлары тарафыннан 7,5 меңнән артык эш урыны булдырылган, 34 млрд сумнан артык инвестицияләр үзләштерелгән. Бизнес-инфраструктураның уңышлы үсешенең башка мисаллары арасында Рөстәм Миңнеханов «Мастер» КИПын, шәһәрнең кайбер эре сәнәгать паркларын, шулай ук «ИТ-парк» технологик эшкуарлыгы өчен мәйданчыкны билгеләде.
«Инвестицион мәйданчыкларны алга таба үстерү һәм импортны алыштыра торган җитештерүләр булдыру буенча эшне дәвам итәргә кирәк» , - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.