Татарстан Рәисе: Чаллы шәһәре безнең муниципалитетлар арасында аерым урын алып тора

24.02.2023

Чаллы шәһәре республика муниципалитетлары арасында аерым урын алып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов автокаланың Шәһәр Советы йомгаклау сессиясендә хәбәр итте.

ТР Рәисе ассызыклаганча, узган ел илебез хәзерге Россия тарихында иң масштаблы санкцияләр белән очрашты. Барлык кыенлыкларга да карамастан, республика 2022 елны уңай нәтиҗәләр белән тәмамлады. Тулаем төбәк продукты – 6%ка, сәнәгать җитештерүе – 6,6%ка, авыл хуҗалыгы продукциясе – 26%ка арткан, төзелеш эшләре күләме – 20%тан артык, инвестицияләр 5,5%ка арткан.

Узган елда республикада 4 меңнән артык объект төзелгән һәм капиталь ремонтланган. Юллар эшләренең рекордлы күләме 205 млрд. сумга башкарылган. Иң масштаблы проектлар арасында Чулман елгасы аша күпер булган Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен  әйләнеп чыгу да бар. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика казанышлары федераль үзәк ярдәменнән башка мөмкин булмас иде.

Республика икътисадына автокала зур өлеш кертә. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Чаллыда тулай төбәк продуктының 9%ы формалаша, республика сәнәгый продукциясенең 12%тан артыгы җитештерелә. Тулаем алганда, узган ел федераль һәм республика программалары кысаларында автошәһәр 11,1 млрд. сум инвестиция алган.

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» компаниясен Татарстан горурлыгы дип атады. Автогигант, узган елның барлык сынауларын уңышлы гына үтәп калмыйча, илнең стратегик мөһим предприятиеләре арасында үз позицияләрен дә ныгыткан. Шәһәрнең башка предприятиеләре дә җитештерү күләмен арттырганнар.

ТР Рәисе «Безнең ишегалды» һәм «Җәмәгать киңлекләрен үстерү» программаларына аерым тукталды. 2020 елдан бирле Чаллыда 338 ишегалды төзекләндерелгән. 2015 елдан башлап автокалада 14 җәмәгать киңлеге төзекләндерелгән. Рөстәм Миңнеханов объектларны ел дәвамында сыйфатлы карап тотуны тәэмин итәргә чакырды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.