Рөстәм Миңнеханов: Чаллыда МХО зонасындагы хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча зур эш алып барыла

24.02.2023

Чаллыда МХО зонасындагы хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча зур эш алып барыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәр Советы утырышында хәбәр итте. Утырышта автокаланың 2022 елгы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре каралды.

Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов шәһәрнең сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсе белән танышты.

Сессиядә хисап нотыгы белән Чаллы мэры Наил Мәһдиев чыгыш ясады.

Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, нәкъ бер ел элек ил Президенты махсус хәрби операция башлау турында карар кабул иткән иде. Бүген күп кенә татарстанлылар, шул исәптән чаллылылар сугышчан хәрәкәтләр зонасында Ватаныбыз мәнфәгатьләрен лаеклы рәвештә яклый. «Без егетләребезгә куелган бурычларны уңышлы үтәүләрен һәм исән-сау өйләренә кайтуларын телибез», - диде Рәис.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген төп бурычларның берсе - хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү. Һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә һәм МХО ветераннарына ярдәм итү буенча Россия Президенты Владимир Путин карары буенча Махсус дәүләт фонды төзеләчәк, ул аларга социаль, медицина һәм башка кирәкле ярдәм күрсәтүне җайга салачак.

Шул ук вакытта Фонд булдыру башка структуралардан һәм хакимият дәрәҗәсеннән җаваплылыкны бетерми. «Без, элеккечә үк, хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә зур игътибар бирәчәкбез. Чаллыда бу юнәлештә зур эш алып барыла. Биредә беренче көннәрдән үк сәнәгать предприятиеләре, бизнес-җәмәгатьчелек һәм волонтерлык хәрәкәте югары дәрәҗәдә оештырылган. Хәрби хезмәткәрләрне матди тәэмин итү, аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча системалы эш оештырылган», - диде республика Рәисе.

Ул Чаллының МХО зонасындагы хәрби хезмәткәрләргә, шулай ук илнең яңа төбәкләренә зур ярдәм күрсәтүләрен дәвам итүенә игътибар итте. Чаллылылар көче белән 500 тоннадан артык гуманитар йөк формалаштырылган һәм җибәрелгән, шул исәптән Лисичанск шәһәренә, шулай ук кирәкле транспорт чаралары.

«Сезнең һәрберегезгә, шулай ук битараф булмаган чаллылыларга, җәмәгать активистларына һәм бизнес вәкилләренә бу мөһим эштә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәсем килә», - дип өстәде Татарстан Рәисе.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.