Бүген, Ватанны саклаучыларкөнен бәйрәм итү кысаларында Казан шәһәренең Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннасы янында Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы булды - анда «Казан» атом су асты көймәсе командиры Вячеслав Самойлов, «ТР Ветераннар берлеге» республика иҗтимагый оешмасы рәисе Александр Бородин, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, яшьләр иҗтимагый оешмалары рәисләре, яшь армиячеләр катнашты.
Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Казан шәһәре Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина һәм башкалар катнашты. Мәңгелек утка Татарстан Рәисеннән, Татарстан Хөкүмәтеннән һәм Татарстан Дәүләт Советыннан венок салынды.
Роман Шәйхетдинов билгеләп үткәнчә, 23 февраль – ил өчен әһәмиятле бәйрәм, Ватан азатлыгы өчен һәлак булган сугышчыларга хөрмәт күрсәтү, илебез мәнфәгатьләрен яклаучыларны хөрмәтләү һәм Ватаныбызның чәчәк атуына көндәлек хезмәтләре белән өлеш керткән россиялеләрне котлау. Ул чарада катнашучыларга нык сәламәтлек, бәхет һәм тыныч күк йөзе теләде.