ТР Премьер-министры Алексей Песошин татарстанлыларны 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән котлады. «Россия Федерациясе Кораллы Көчләре 23 февральдә үзләренең төп бәйрәмен - Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәләр, - диелә котлау текстында. - Бу бәйрәм Ватаныбыз өчен хезмәт иткән, хәзер хәрби вахтада торучы, Россия армиясе һәм флоты сафларына керергә әзерләнүче, шулай ук дәүләтебездә тыныч хезмәт һәм хәрби батырлык белән иминлеккә ирешкән, бөек Ватаныбызның данын һәм куәтен ныгытучы һәркемгә тирән ихтирам билгесе булып тора.
Барыннан да элек авыр сугыш елларында үзләренең патриотик бурычларын намус белән үтәгән Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлыйсы килә. Бүген батырлык һәм каһарманлык күрсәтеп, аларның данлы героик традицияләрен махсус хәрби операция уздыру зонасында хәрби бурычларны үтәгән хәрби хезмәткәрләр дәвам итә.
Илнең оборона сәләтен арттыруга Татарстан Республикасы да зур өлеш кертә. Илнең хәрби-сәнәгать комплексына керүче Татарстан предприятиеләренең югары потенциалы армия һәм флотны заманча корал һәм техника белән тәэмин итеп, иң катлаулы оборона заказларын үтәргә мөмкинлек бирә.
Бу бәйрәм көнендә хәрби хезмәткәрләргә, аларның хатыннарына, әтиләренә, әниләренә, балаларга һәм барлык татарстанлыларга ныклы сәламәтлек, уңышлар, оптимизм һәм иртәгесе көнгә ышаныч телим».