Татарстан Президенты РФ Кораллы көчләренең Генераль Штабы начальнигы белән очрашты

06.08.2013

Россия Федерациясе Кораллы көчләренең Генераль Штабы начальнигы - Россия Федерациясе Оборона министрының беренче урынбасары, армия генералы Валерий Герасимов белән бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов, ТР Иминлек советы секретаре Валерий Власов катнаштылар.

Очрашу барышында яклар үзара багланышлар турында фикер алыштылар, шул исәптән Татарстанның иң эре хәрби югары уку йортларын - Казан Суворов хәрби училищесын һәм Казан югары хәрби команда училищесын үстерү һәм киңәйтү перспективалары турында.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Михаил Миронов