Бүген Казанга Барселонадан су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты флагын китереп җиткерделәр. Бу вакыйгага багышланган тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Казанга - 16нчы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк шәһәргә - ярышлар флагы Барселонадан китерелде, анда кичә соңгы чемпионат тәмамланды. Әлеге чарага багышланган спорт бәйрәме Су спорт төрләре сараенда - ДЧ узачак урында уздырылды. Бәйрәмне Михаил Волконадский һәм синхронлы йөзү буенча өч кат олимпия чемпионы Мария Киселева алып бардылар. Тантанада шулай ук өч кат олимпия чемпионы, Барселонада узган ДЧ-2013нең дүрт алтын медален яулаган синхрончы Светлана Ромашина да катнашты.
Бәйрәм кунакларын сәламләп, Илсур метшин су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын популяр ярышларның берсе дип атады - Барселонадагы ДЧ-2013не 3,5 млрд. тамашачы караган. «Без ззерләнәчәкбез һәм чараны уздыруга бик җитди карыячакбыз», - дип белдерде шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин дөнья чемпионаты флагын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырды. Ул үз чиратында Су спорт төрләре сарае трибуналарында җыелган тамашачыларга мөрәҗәгать итте. «Без биш ел бер максат белән яшәдек - Универсиадага әзерләнү һәм аны уздыру, - дип белдерде Р.Миңнеханов. - Бүгеннән без яңа спорт максаты белән яши башлыйбыз - су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыру Казанга ышандырылган, һәм аңа хәтле ике елдан азрак вакыт калган».
ТР Президент ассызыклады, Универсиадеага әзерләнү вакытында инфраструктура һәм спорт объектлары гына төзелеп калмады, ә профессиональ команда да әзерләнде - алар мондый ярышларны уздырырга сәләтле.
«Ышанам ки, ДЧ-2015 иң югары дәрәҗәдә узачак», - дип тәмамлады Рөстәм Миңнеханов.
Игълан ителгәнчә, 16нчы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты Казанда 2015 елдан 17 июльдән 2 августка хәтле узачак. Казанда 200 илдән өч мең спортчы чыгыш ясыячак. Йөзү, ачык суда йөзү, суга сикерү, хайдайвинг, синхрон йөзү һәм су полосы буенча бүләкләр уйналачак.
Кунаклар алдында яшь Татарстан спортчылары һәм су спорт төрләре буенча спорт мастерлары чыгыш ясады. Барселонада җиңгән Светлана Ромашина аерым чыгыш ясады, хайдайвинг буенча мастерлар 20 метрлы биеклектән сикерделәр. Казан тамашачылары өчен "Вышка" телепроекты Максим Шәрәфетдинов атаклы Россия суга сикерүчесе Глебом Гальперин белән синхронлы сикереп күрсәттеләр. Тантаналы чара "Голос" телепроекты финалында катнашкан Эльмира Калимуллина чыгышы белән тәмамланды.