Минтимер Шәймиев Салават Фәтхетдинов концертында булды
02.08.2013
Бүген “Салават” җыр театрының 25 нче сезонындагы икенче концерты булды. Ул Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, атаклы җырчы Салават Фәтхетдинов җитәкчелегендә барды.
Салават Фәтхетдиновның концертлары 25 нче тапкыр 1августтан 15 нә кадәр гадәттәгечә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында уза.
Җыр театрының 25 еллыгына багышланган бүгенге бәйрәм тамашасында Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм аның хатыны Сәкинә ханым да бар иде.
Салават Фәтхетдинов үткән сезоннарда тамашачылар яратып өлгергән җырларны һәм уннарча яңа җырлар башкарды. Шулай ук тамашачыларны концертта катнашучы кунаклар да – Хәмдүнә Тимергалиева һәм Фирзәр Мортазин үзләренең җырлары белән шатландырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте