Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «KazanForum»ны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышында катнашты

02.02.2023

Бүген Мәскәүдә «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышы узды. Киңәшмә РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин рәислегендә узды. Киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин карары белән Казанда форум федераль статус алды.

Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, бүген күпьяклы мөнәсәбәтләрнең көчәюе илебезнең социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләрендә төп роль уйный. «Россия мөселман илләре белән диалогны арттыруны дәвам итә, безнең икътисадый һәм дуслык элемтәләребезне ныгыта. Бу бәйләнешләр яңа перспективалар ача дип әйтеп була. Без ислам дәүләтләре ягыннан ярдәм күрәбез, аларның безнең позицияне тирәнтен аңлавын һәм конструктив хезмәттәшлеккә ачык булуларын күрәбез», - дип белдерде форумның оештыру комитеты рәисе.

РФ вице-премьеры ассызыклаганча, «KazanForum» Россия-ислам диалогы нигезен саклап калу һәм ныгыту өчен уникаль мәйданчык булып санала.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия белән ислам дөньясы арасында үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү - ил җитәкчелеге тарафыннан билгеләнгән өстенлекләрнең берсе. Икътисадый хезмәттәшлекнең төп мәйданчыгы - беренче тапкыр 2009 елда оештырылган «KazanForum». «Без әлеге форумны ил Президенты йөкләмәсе буенча мин җитәкләгән «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме алып барган зур эшнең мөһим өлеше буларак карыйбыз», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Ул хәбәр иткәнчә, бүген булачак форумның эшлекле программасын булдыру буенча зур эш алып барыла. Ул шулай ук пленар утырыш башланыр алдыннан дога буларак  җомга намазы, гыйбадәт бүлмәләрен тәэмин итү һәм хәләл концепциясен саклау кебек оештыру моментларына игътибар итте. «Ышанам ки, уртак тырышлык белән алда торган «KazanForum» югары дәрәҗәдә оештырылачак», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев. "ТНВ" Мәскәү филиалы ярдәме белән.