Татарстан Хөкүмәте сайтында Республика Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе трансляциясе оештырылачак

02.02.2023

Иртәгә, 3 февральдә, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы булачак.

Утырышта катнашучылар 2022 елда юл-транспорт комплексы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар турында фикер алышачаклар.

Утырышның онлайн-трансляциясе Татарстан Хөкүмәтенең рәсми сайтында оештырылачак. Чара 12:30 сәгатьтә башлана.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.