Рөстәм Миңнеханов “Внешэкономбанк” белән ике зур проектка кул куюда катнашты

19.09.2008

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Сочи-2008” VII Халыкара инвестицион форумындагы күргәзмәләрне ачу кысаларында ”Внешэкономбанк” белән зур проектларга кул куюда катнашты. Татарстан Республикасының Менделеевск шәһәрендә аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү буенча интегральләшкән яңа комплексны төзү проектын финанслауның гомуми принциплары турындагы килешүгә Татарстан Республикасы Премьер-министры һәм “Внешэкономбанк” Дәүләт корпорациясе рәисе Владимир Дмитриев кул куйды. Россия өчен уникаль булган проектны тормышка ашыру минераль ашламалар җитештерү буенча “Менделеевсказот” ҖЧҖ заводы мәйданчыгында аммиак һәм метанол җитештерү буенча тәүлегенә 2050 тонна аммиак һәм 668 тонна метанол җитештерә алырлык комплекс төзүне күздә тота. Проектның гомуми бәясе – 1 млрд. АКШ доллары, “Внешэкономбанк” ның өлеше 870 млн. АКШ доллары тәшкил итәчәк. Форумда шулай ук “Внешэкономбанк” Дәүләт корпорациясе һәм “Евразия Логистик” компаниясе арасында “Биек Тау” индустриаль паркы төзелешен (Татарстан Республикасының Биектау районы) финаслауга кредит бирү турындагы кредит килешүенә кул куелды. Документка “Внешэкономбанк” Дәүләт корпорациясе рәисе урынбасары Анатолий Балло һәм “Евразия Логистик” компаниясенең Директорлар советы рәисе Артур Трофимов та кул куйды. “Бүген монда ике зур проектка кул куелды, “Внешэкономбанк” ның профессиональ командасына хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерәм. Менделеевскидагы завод төзелеше Россиядә иң инновацион проектларның берсе булып тора, һәм ул - конкуренция тудыра алырлык проект. Татарстан Республикасы Хөкүмәте ике проектны да тулысынча хуплый һәм аларның тормышка ашуы өчен барысын да эшләячәк”, - диде кул кую тантанасыннан соң Рөстәм Миңнеханов.
"Татар-Информ"