Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинның Сталинград сугышында совет гаскәрләре тарафыннан немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне белән котлавы.
Бүген, 2 февральдә, Россиянең иң мөһим хәрби дан көннәренең берсе – Совет гаскәрләренең Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне билгеләп үтелә.
1942 елның 17 июленнән 1943 елның 2 февраленә кадәр дәвам иткән Сталинград янындагы тарихи сугыш тарихны үзгәртә, Бөек Ватан сугышы барышында иң зурларның берсе һәм хәрби хәрәкәтләрнең кискен моментларының берсе була, шуннан соң немец гаскәрләре стратегик инициативаны тулысынча югалта.
Сталинградны саклауның ике йөз батырлык көне тарихка иң канкойгыч һәм рәхимсез көн буларак кереп кала. Шәһәрне калдыру ул вакытта хәрби генә түгел, ә идеологик җиңелүгә дә тиңләштерелә.
Совет солдатлары һәм офицерлары, шәһәр халкы туган җирнең һәр метры өчен батырларча сугышкан. Һәр урам, һәр йорт өчен үлем сугышы бара, һәм, ярсулы һөҗүмгә карамастан, оккупантлар шәһәрне яулап ала алмыйлар.
Сталинград сугышы совет гаскәрләренең тулы җиңүе белән тәмамлана.
Бу көнне безнең һәрберебез сугыштан кайтмаган, фронтта батырларча сугышкан, тылда фидакарь хезмәт куйган кешеләрне искә ала. Иң зур хөрмәт – тормышлары безнең өчен батырлык һәм каһарманлык үрнәге булган ветераннарга.
Республикабызның барлык халкын Совет гаскәрләренең Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне белән котлыйм.
Сталинград безнең хәтердә мәңгегә тиңсез батырлык һәм Ватанга мәхәббәт символы булып калачак!».