Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисенә “Алабуга” махсус икътисади зонасын тәкъдир иттеләр

19.09.2008

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Владимир Путин “Сочи-2008” VII Халыкара инвестицион форумындагы күргәзмәләрне ачуда катнашты.
Россия төбәкләренең күпсанлы стендлары белән беррәттән, Владимир Путин иң заманча мультимедиа технологияләре белән җиһазландырылган Татарстан экспозициясен дә карады.
Стендта Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин Хөкүмәт башлыгына “Алабуга” махсус икътисади зонасының үсеш проектын тәкъдир итте. “Алабуга” билгеле бер сандагы җир кишәрлекләренә, ягъни модульләргә бүленгән. Модуль мәйданы 5, 10, 20 һәм аннан да күбрәк гектар тәшкил итә ала. Һәр модульгә бөтен кирәкле коммуникацияләр: автомобиль юллары, инженерлык челтәрләре, электр, җылылык челтәре, газ, су, канализация, югары тизлектәге элемтә линиясе һ.б. кертелгән, һәм резидент үзенең җир кишәрлеге тирәсендә урнаша ала.
Хәзерге вакытта “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә автомобиль төзелеше, нефть химиясе, төзелеш индустриясе, инженерлык җиһазлары өлкәсендә эре проектларны тормышка ашыра торган резидентлар теркәлгән. Инде теркәлү узган резидентлардан тыш, якын арада “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә автокомпонентлар, машина төзелеше, агач эшкәртү, химия һәм башка өлкәләрдә үз производстволарын урнаштыруны планлаштыра торган берничә компания бар.
Шуны да искәртик: “Сочи-2008” VII Халыкара инвестицион форумында Татарстан үзенең инвестицияләр өчен яңа офыклар ачарга сәләтле инвестицион потенциалын тәкъдир итте.
Республика форумда нефть химиясе, транспорт, машина төзелеше, төзелеш индустриясе, приборлар төзү, җиһаз һәм материаллар җитештерү өлкәләренә карый торган барлыгы 40 инвестицион проект тәкъдир итте. Сочи-2014 өчен билгеләнгән инвестицион проектларга аерым стенд багышланган. Ә экспозициядә иң үзәктәге урыннарның берсен Казанда Универсиада-2013 не үткәрүгә бәйле масштаблы проектларның макетлары һәм презентацияләре алган. Татарстан Республикасының бөтен стенды буенча интерактив терминаллар урнаштырылган, аларның экраннарында теләге булган һәр кеше Татарстанның инвестицион проектлары буенча мәгълүмат ала ала. Татарстан Республикасы экспозициясенең күргәзмә мәйданы 250 кв. метр тәшкил итә.
"Татар-Информ"