ТР Министрлар Кабинетының юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча утырышы: Алты ел эчендә Татарстан юлларында авария хәлләренең өчтән бергә кимүе теркәлгән

31.01.2023

Бүген ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышы узды. Утырышның темасы - Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен  һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү чаралары турында.

Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Барлык муниципаль районнар да видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды.

Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, бүген Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе тарафыннан  муниципаль комиссия рәисләре – башкарма комитетлар җитәкчеләре өчен Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча күргәзмә белән укыту семинары оештырылган һәм үткәрелгшн. Семинар барышында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча муниципаль комиссияләр эшчәнлеген оештыру, урам-юл челтәрен карап тоту, транспорт планлаштыруын һәм юл хәрәкәтен оештыру кебек темалар каралган; муниципаль берәмлекләр территорияләрендә автомобиль юлларының сакланышын тәэмин итү; контрактларны вакытында төзү һәм аларны үтәү, контрактларның 3 еллык системасына күчү; массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итү һәм юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү эшчәнлеген оештыру һ. б.

ТР Премьер-министры, алган белемнәр муниципаль комиссия рәисләренә халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән илкүләм проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыру буенча урыннарда эшне дәвам итәргә мөмкинлек бирер, дип ышаныч белдерде.

Утырышта катнашучыларга Татарстан Республикасында юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итү турында фильм күрсәтелде. Алты ел эчендә Татарстан юлларында авария хәлләренең өчтән бергәә кимүе теркәлгән. Шулай ук юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны да кимегән. 2016 елда 426 кеше һәлак булган булса, 2018 елда - 379 кеше, 2022 елда – 306 кеше.

2023 елга фаразланган сан 298дә билгеләнгән (2022 ел күрсәткеченнән 23,9%ка кимрәк).

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү буенча өстәмә чаралар турында» 2021 елның 17 декабрендәге 1250 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарын тормышка ашыру нәтиҗәләре турындагы нотык белән Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, юлларда һәлакәтләр арткан кайбер районнарны атады. Шундыйлар арасында республиканың Буа, Питрәч, Тәтеш, Биектау районнары да бар. ТР буенча ЭЭМ башлыгы сүзләренчә, бу районнарда юлларда иминлекне тәэмин итү чаралары тулысынча үтәлми. Ул билгеләп үткәнчә, район башлыклары куркынычсызлык комиссияләрендә катнашмый. Әйтик, 2022 елда Буа районында 9 кеше  һәлак булган, ә Тәтеш районында рульгә исерек килеш утырганнар саны арткан.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына мөрәҗәгать итте һәм юллардагы хәлне аңлатуны таләп итте. «Үзеңнән башла. Бу бүген биредә булган һәркемгә кагыла, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Кешеләрнең иминлеген тәэмин итү – безнең эш. Аны системалы рәвештә үткәрергә кирәк».

Буа районы башлыгын тыңладылар (анда юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны 5 тән 9 кешегә кадәр арткан), Питрәч районы (юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны 10нан 13 кешегә кадәр арткан), Тәтеш муниципаль районы (юл-транспорт һәлакәтләрендә исерек килеш машина йөртүчеләр аркасында юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрнең артуы теркәлгән).

ТР Ттранспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Татарстанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектын тормышка ашыру һәм юл хәрәкәте иминлеген арттыру чаралары турындагы нотык белән чыгыш ясады.

Балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү һәм Татарстан Республикасында яшь инспекторлар хәрәкәте отрядлары эшчәнлеген үстерү турында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде.

Юл хәрәкәте иминлеге буенча административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча карарларны мәҗбүри үтәү чаралары турында Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесе - Татарстан Республикасы баш суд приставы Әнвәр Закиров сөйләде.

Утырыш кысаларында «Имин көпчәк» 41 нче бөтенроссия конкурсы (2022 елның сентябрендә Калугада уздган), «Мин - мәктәп укучысы» мобиль кушымтасының юл хәрәкәте иминлеге буенча бәйгенең ике номинациясендә  җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Шулай ук юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча иң яхшы муниципаль комиссияләр билгеләп үтелде.

Бүләкләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.