Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова белән очрашты

31.01.2023

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бала хокуклары буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.

Исегезгә төшерәбез, Мария Львова-Белова Казанда эш  сәфәрендә. Ул республиканың балалар һәм яшүсмерләр өчен берничә социаль учреждениесендә булды. Моннан тыш, Татарстан Республикасында балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итү мәсьәләсе буенча ведомствоара киңәшмәдә катнашты.

Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга, кыен тормыш хәленә төшкән балаларга һәм гаиләләргә ярдәм итү, социаль ятимлекне кисәтү мәсьәләләре, шулай ук башка темалар буенча фикер алыштылар. Шул исәптән Татарстанда тормышка ашырыла торган инвалид балаларны реабилитацияләү проектлары турында да сөйләштеләр.

Очрашу ахырында РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова хәбәр иткәнчә, быелның апрелендә Казанда сәламәтлек саклау темасы буенча Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр катнашында бөтенроссия чарасы узачак. Ул билгеләп үткәнчә, федерациянең барлык 89 субъектының вәкаләтле вәкилләре, сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре киләчәк – төбәк һәм федераль медицина ярдәме күрсәтү, балаларга мөмкин кадәр иртәрәк ярдәм күрсәтү, инвалид балаларны реабилитацияләү, паллиатив ярдәм, ятим авыр балаларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар.

«Бүген без аерым сөйләдек, тернәкләндерү, инклюзив укыту буенча төбәктә инде булган ярдәмгә өстәп, без инвалид балаларны тәрбияләүче ата-аналарга дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат бирү беркетмәсен кертәчәкбез. Ата-аналарга билгеле бер маршрут, бу катлаулы чорда ярдәм итә  алырлык конкрет контакт зат биреләчәк. Сезнең төбәктә мондый гаиләләргә ярдәм итү күп,- диде Мария Львова-Белова журналистларга. - Боларның барысын бергә туплау мөһим. Һәм Татарстан бу мәсьәләдә сынау төбәге булачак».

Мария Львова-Белова шулай ук хәбәр иткәнчә, бүген Рөстәм Миңнеханов белән яшүсмерләр өчен урам социаль хезмәтен булдыру турында сүз барган. «Сездә яхшы яшүсмер инфраструктурасы бар, - диде ул. - Бу спорт клублары, яшьләр клублары - ләкин бу, нигездә, талантлы, яшүсмерләргә карата. Ә катлаулы хәлләргә эләккән катлаулы яшүсмерләр бар, еш кына үз теләге белән дә түгел. Мондый катлаулы яшүсмерләрне ачыклау өчен урам социаль хезмәте кирәк. Бу хезмәтләр вәкилләре мондый балалар белән элемтәгә керәләр, төбәктә булган барлык ресурсларны кулланып, киләчәк тормыш, мәшгульлек алгоритмнарын бирәләр».

РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил хәбәр иткәнчә, бүген ведомствоара киңәшмәдә Татарстанның төрле өлкәләрдәге тәҗрибәсе турында сөйләгәннәр.  «Республика балалар иминлеген тәэмин итү өчен күп эшләр башкара», - дип ассызыклады ул.

Яшүсмерләр өчен урам социаль хезмәте эше турындагы сорауга җавап биреп, Мария Львова-Белова мондый хезмәтләрнең Санкт-Петербургта, Новосибирскта эшләвен, Пенза өлкәсендә эшләтеп җибәрелүен әйтте. Татарстан яшүсмерләр өчен урам социаль хезмәте эшләячәк биш сынау төбәгенең берсе булачак, дип ассызыклады ул.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.