Мәдәниятне үстерү - дәүләтне һәм гражданлык җәмгыятен ныгыту, милләтара тынычлык һәм татулык саклау, үсеп килүче буынны тәрбияләү өчен мөһим ресурсларның берсе. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Мәдәният министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында белдерде.Чара «Казан Экспо» мәйданчыгында узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, узган ел Татарстан Республикасы мәдәният инфраструктурасын үстерүгә 2,5 млрд. сумнан артык акча юнәлдерелгән. «Мәдәният» илкүләм проектының барлык федераль максатчан күрсәткечләренә ирешелде. Мәдәният объектларында проект һәм ремонт-реставрация эшләренә федераль һәм республика бюджетларыннан финанслау күләме 4 млрд сумнан артып киткән. ТР Президенты ассызыклаганча, биналарны эксплуатацияләүгә һәм иминлеккә карата барлык таләпләр тайпылышсыз үтәлергә тиеш.
Быел тагын биш авыл мәдәният йортын төзү һәм кайбер объектларга капиталь ремонт ясау, шулай ук мәдәният учреждениеләрен техник җиһазлау планлаштырыла. Татарстан Президенты федераль ярдәмне билгеләп үтте һәм республика мәдәниятен үстерү мәсьәләләренә игътибар өчен рәхмәт белдерде. «Объектларның буш һәм эшләмичә тормавы, эчтәлекле булуы һәм кешеләрнең мәдәни һәм рухи үсеше өчен эшләве мөһим», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, мәдәни чараларга кешеләрнең йөрүләрен анализлау халык арасында балалар сәнгать мәктәпләренең, концертларның, паркларда һәм скверларда, җәмәгать киңлекләрендәге чараларның иң популяр булуын күрсәтте. Казан Кремленең Гавами урыннары бинасында, җәмәгать функциясенә яраклаштырып, комплекс эшләтеп җибәрелгән. Яңа ел бәйрәмнәрендә ул Татарстан туристлары һәм кешеләр арасында бик популяр булган.
Авылда мәдәният учреждениеләренә ихтыяҗ елдан-ел арта бара. «Территорияләрне, аларның мәдәни мөмкинлекләреннән файдаланып, иҗтимагый оешмалар һәм аларда яшәүчеләр катнашында үстерү мөһим», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән проектларны гамәлгә ашыру эшен дәвам итәргә чакырды. Республика - анда иң актив катнашучыларның берсе.
Рөстәм Миңнеханов «Пушкин картасы» мөһим проектын аерым билгеләп үтте: «Менә дигән проект барлыкка килде. Аны киләчәктә дә алга этәрергә, ата-аналар бергәлеге белән активрак аралашырга кирәк. Бу - безнең яшьләрне тәрбияләү мәсьәләсе».
ТР Президенты искәрткәнчә, 2023 ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде, ул милли үзенчәлекнең кабатланмаслыгын популярлаштыру өчен этәргеч булырга тиеш. «Бу һәрвакыт кирәк булачак. Бездә удмурт, марый, мордва, рус, татар иҗат коллективлары бар. Барлык милләтләр дә үз мәдәниятләрен, үзенчәлекләрен сакларга тиеш», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты сүзләренчә, теләсә кайсы тармакның уңышына профессиональ кадрлар нигез булып тора. Бүген Казан дәүләт мәдәният институты мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә белгечләр әзерләү һәм квалификациясен күтәрү үзәге дип танылган.
«Алга таба да республика муниципаль районнары өчен заманча кадрлар әзерләүнең дәүләт системасын үстерергә, Россия мәктәбенең мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге тәҗрибәсен, шулай ук Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен саклап калырга һәм тапшырырга кирәк. Бу уңайдан Алабуга музей-тыюлыгы директоры Гөлзадә Рәкыйп кызы Руденконың югары казанышларын билгеләп үтәсем килә, аңа узган ел әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Россия Федерациясенең тарихи-мәдәни мирасын өйрәнүгә, саклауга һәм популярлаштыруга керткән өлеше өчен РФ Дәүләт премиясе бирелде», - диде ТР Президенты.
Быел берничә юбилей дата билгеләп үтелә: бөек рус драматургы Александр Николаевич Островскийның тууына 200 ел, танылган опера җырчысы Федор Иванович Шаляпинның һәм күренекле рус композиторы, пианист һәм дирижеры Сергей Васильевич Рахманиновның тууына 150 ел. «Юбилейларны бәйрәм итүгә багышланган чаралар циклын иң югары дәрәҗәдә оештырырга кирәк», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов һәм коллегиядә катнашучыларга эшләрендә уңышлар теләде.
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова үзенең нотыгында 2020 елда Россия Президенты тарафыннан 2030 елга мәдәни чараларга йөрү санын өч мәртәбә арттыру бурычы куелуын искәртте. 2022 елда кешеләр Татарстан Республикасы мәдәният учреждениеләренә 73,5 млн тапкыр килгәннәр - план 14,5%ка арттырып үтәлгән. Үсеш потенциалының берсе - мәдәният объектларын туризм маршрутларына кертү.
2022 елда тармак буенча бюджеттан тыш керемнәр күләме 1 млрд 751,95 млн сум тәшкил иткән, үсеш темпы - 55,2 %. Дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр тарафыннан узган ел белән чагыштырганда 148% һәм 172%ка күбрәк акча эшләнгән. Иң яхшы динамиканы театрлар, концерт учреждениеләре һәм музейлар күрсәтә. Театр-тамаша учреждениеләрендә үсеш яхшы.
Республика программалары кысаларында 2012 елдан бирле 343 авыл мәдәният йорты төзелгән һәм төзекләндерелгән. Бу вакыт эчендә канәгатьләнерлек булмаган объектлар саны өчтән бер өлешкә кимегән.
«Инвестицияләр, бюджет акчалары нәтиҗә өчен эшләргә тиеш, яңа объектлар кешеләрне җәлеп итәргә тиеш. Дәүләт учреждениеләре арасында уңай үзгәрешләр буенча алдынгылар: Казан циркы, керемнәре 3,5 тапкырга арткан, Сынлы сәнгать музее - 7 тапкырга, Чаллы татар драма театры - 2 тапкырга», - дип хәбәр итте министр. Муниципаль клублар арасында ул Кукмара, Нурлат һәм Зеленодольск районнарындагы учреждениеләрне билгеләп үтте.
Тармакта 22 меңнән артык кеше дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә, 4 мең 685е үзмәшгуль, 250 оста эшли. 1000дән артык хуҗалык субъекты. 2023 елның 1 гыйнварыннан мәдәният өлкәсендә хезмәткәрләрнең база окладлары күләме 8%ка арткан. Биш ел эчендә хезмәт хакының үсеше уртача бер ярым тапкыр. Яшь белгечләргә ярдәм итү чаралары системасы каралган.