Татарстан Хөкүмәте сайтында ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе трансляциясе оештырылачак

30.01.2023

Иртәгә, 31 гыйнварда, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы булачак.

Утырышта ведомствоның 2022 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалачак һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнәчәк.

Утырышның онлайн-трансляциясе Татарстан Хөкүмәтенең рәсми сайтында оештырылачак. Чара 14:00 сәгатьтә башлана.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.